Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хезмәт хакының минималь күләме арта

Хезмәт министрлыгы, ТР Профсоюзлары федерациясе, эш белән тәэмин итүчеләрнең координация советы һәм Министрлар Кабинеты минималь хезмәт хакы турында килешү төзеде.

Килешүгә имза куелган көннән, ягъни 2015 елның октябреннән Татарс­тан Рес­публикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында эшләүчеләргә айлык минималь хезмәт хакы 7309 сумнан да ким булмаган күләмдә (моңарчы 6420 сум иде) билгеләнде. Минималь сумма аннан югарырак булган хезмәт хакы күләмен чикләүгә нигез була алмый. Минималь хезмәт хакы түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантияләрен үтәмичә хезмәт канунын бозуга юл куйган эш бирүчеләр, МРОТта каралганнан кимрәк эш хакы түләүчеләр ад­министратив җаваплылыкка тартыла. Килешүдә билгеләнгән түбәнрәк хезмәт хакы алган эшчеләр прокуратурага мөрәҗәгать итү хокукына ия. Шуның белән бергә, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренең минималь хезмәт хакы күләме аена 5965 сум күләмендә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев