Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Һәр кеше һөнәрен йөрәге кушканча сайлый. Сез иң зур байлык – кешеләр сәламәтлеге сагында тору бурычын үз өстегезгә алгансыз. Агымдагы елда туган вәзгыять әлеге бурычны үтәүнең үз тормышыңны да куркыныч астына кую белән бәйле икәнлеген аеруча раслады.