Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада “Хәтер” шәмнәре кабынды

22 июнь – тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе

22 июнь – тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе. Бу көнне, 79 ел элек Бөек Ватан сугышы –кешелек тарихында иң дәһшәтле һәм канкойгыч сугыш башлана. Икенче  көнне үк районыбызның беренче төркем ир-атларын  изге  яуга озатыла. Көн саен шулай. Елаш-үксү, ачы күз  яшьләре, кайгы-хәсрәт... Боларны онытырга  һич тә мөмкин түгел. Шуңа да 22 июнь 1996 елдан Хәтер һәм  кайгы   көне буларак билгеләп  үтелә башлады. Әлеге дата уңаеннан 21 июньнән 22сенә каршы төндә районыбызда “Хәтер шәме” мемориаль акциясе уздырылды. Сабада район хакимияте җитәкчеләре, оешма-учреждениеләр вәкилләре шәмнәр тотып, Мәңгелек ут янына килделәр, кайгы митингы үткәрелде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов чыгыш ясап, Ватан сугышта илебез халкы күрсәткән батырлыкның онытылмаска, хәтерләрдә мәңге сакланырга тиешлеген искәртте, тынычлыкның кадерен белергә чакырды. Минтнгта катнашучылар Билгесез солдат һәйкәленә канәфер чәчәкләре салдылар, хәтер шәмнәре  куелды. Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чаралар иртәгә  авыл җирлекләрендә дәвам итәчәк. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугыш Бөек Ватан сугышы 27 миллионга якын кешенең гомерен өзде. Районыбызның 4989 асыл ир-егете яу кырында ятып калды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев