Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Хөрмәтле медицина хезмәт­кәрләре, сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Һәр кеше һөнәрен йөрәге кушканча сайлый. Сез иң зур байлык – кешеләр сәламәтлеге сагында тору бурычын үз өстегезгә алгансыз. Агымдагы елда туган вәзгыять әлеге бурычны үтәүнең үз тормышыңны да куркыныч астына кую белән бәйле икәнлеген аеруча раслады.

Медицина өлкәсендә хезмәт итүнең җаваплылыгы нык артты. Сәламәтлекләренә куркыныч янаган чорда кешеләр сезгә та­гын да зуррак хөрмәт белән карый, гомерен сезгә ышанып тапшыра. Авыруларның аякка ба­суы, тулы тормыш белән кабат яши башлавы табибларның сәләтенә, талантына, интуи­ция­ләренә бәйле. Үзегез дә сәламәт булыгыз, якыннарыгыз белән бәхетле яшәгез. Авырулардан рәхмәт ишетеп, уңышларга ирешеп эшләргә язсын. Игелек­ле һәм җаваплы хезмәтегездә бет­мәс көч, рух ныклыгы, саулык һәм күңел көрлеге телибез. 

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев