5 нче сентябрь – нефть, газ һәм ягулык сәнәгате хезмәткәрләре көне
Сентябрьнең беренче якшәмбесендә билгеләп үтелгән һөнәри бәйрәмнәрен “Сабагаз” идарәсе коллективы да күтәренке рухта каршылый. Саба, Теләче, Биектау, Балык Бистәсе, Арча районында яшәүчеләрнең көнкүрешең аларның профессиональлегенә, намуслы хезмәтенә бәйле. “Зәңгәр ягулык”тан имин файдалануга бәйле рәвештә туган кичектергесез очракларның оператив хәл ителүе өчен күпләр авария-диспетчерлык (АДС) хезмәтендәгеләргә бурычлы. Алар тәүлек әйләнәсе дежурда, хәбәр алынуга – юлда.