Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Нефть һәм газ тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Нефть чыгару инде 75 елдан артык ТР икътисадының төп тармакларыннан берсе, диде Татарстан Президенты.

Нефть чыгару инде 75 елдан артык Татарстан икътисадының төп тармакларыннан берсе булып кала. Шунысы да мөһим: нефтьчеләр «кара алтын» чыгарып кына калмый, республика үсешенә дә зур өлеш кертә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен тәбрик итеп, шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу көнне барыннан да элек тармак ветераннарына, республикада нефть производствосын булдыручыларга, киләсе буыннарның уңышлары һәм казанышлары өчен нигез салучыларга рәхмәт әйтәсем килә», - диелә телеграммада.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, әлеге тармакта эшләүчеләр нефть эшкәртү, нефть химиясе сәнәгатен, машина төзелеше тармагын, мәгълүмати технологияләрне үстерә, шулай ук республика халкы өчен уңайлы мохит булдыруга зур өлеш кертә.

«Нефть һәм газ тармагы хезмәткәрләре – үз эшләрен чын күңелдән яраткан югары квалификацияле профессионаллар, - дип өстәде ТР Президенты. - Татарстан нефтьчеләре үзләренең иң катлаулы бурычларны да хәл итә, иң кыю һәм амбициоз проектларны да гамәлгә ашыра алуларын күп тапкырлар раслады. Республика нефть һәм газ тармагының киләчәктә дә яңадан-яңа җиңүләр яулаячагына ышанам».

Сүзенең ахырында ул нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренә уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде. 

Фото: ТР Президентының матбугат хезмәте

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев