Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

5 нче сентябрь – нефть, газ һәм ягулык сәнәгате хезмәткәрләре көне

Сентябрьнең беренче якшәм­бесендә билгеләп үтелгән һөнәри бәйрәмнәрен “Сабагаз” идарәсе кол­­лективы да күтәренке рухта каршылый. Саба, Теләче, Биектау, Балык Бистәсе, Арча районын­да яшәүчеләрнең көнкүрешең аларның профессиональлегенә, намуслы хезмәтенә бәйле. “Зәңгәр ягулык”тан имин файдалануга бәйле рәвештә туган кичектергесез очракларның оператив хәл ителүе өчен күпләр авария-диспетчерлык (АДС) хезмәтендәгеләргә бурычлы. Алар тәүлек әйләнәсе дежурда, хәбәр алынуга – юлда.

undefined

“АДСны коллективның үзәге дияргә була. Гомуми эшчәнлеккә шушы хезмәтнең куелышыннан чыгып бәя бирелә”,– ди идарәдә 40 ел стажлы мастер Марсель Зәйнәгытдинов (фотода унда). Ул Сабада баллонлы газ кулланылган вакыттан ук эшли башлаган ветераннарның берсе. Башта йорт эчендәге газ җиһазларын ремонтлаучы, приборларга техник карау үткәрүче слесарь була. Аннары АДСка мастер итеп күчерелә. “Мин эшләгән чорда баллонлы ягулыктан челтәрлегә күчеп кенә калмадык, газ җиһазлары да заманчага алышынды. Электрон-магнитлы плитәләр, стенага куелган мини мичләргә хезмәт күрсәтү өчен катлаулы схемаларны да яхшы белергә кирәк. Шуңа күрә без хәзер барыбыз да дипломлы белгечләр, белемебезне интернет аша да, махсус курсларда да туктаусыз күтәреп, яңалыкларны өйрәнеп торабыз. АДС бригадаларына үз вазифаларын яхшы белүче югары разрядлы хезмәткәрләр тупланган, дус, тату эшлибез”, – ди быел 60 яшен тутырган Марсель Зәйнәгытдинов.

Баландыш авылында туган Райнур Исмәгыйлов та гомерлек хезмәт урынын Саба районында тапкан. Эшкә 1989 елда урнаша һәм хезмәттәше Марсель кебек газ баллонлы плитәләрне тикшереп йөргән чакларын онытмаган. Хәзер АДСта иң тәҗрибәле слесарьларның берсе. “Тәүлек әйләнәсендә эшлибез һәм диспетчерга гражданнардан, оешмалардан алынган шалтыратуларның барысы да контрольдә. Безнең бурыч – газүткәргечләр булсынмы, газ бүлгеч шкафлар яки җиһазлар булсынмы, аларда кимчелекләр килеп чыккан очракта, төзексезлекләрне вакытында бетерү, кулланучыларны ягулыксыз калдыруга юл куймау. Урыннарга чыгар алдыннан башкарылучы махсус эшләр алгоритмы булдырылган. Нинди инструментлар, саклану чаралары кирәк, барысын да алдан әзер тотабыз. Хәвеф-хәтәрләр генә булмасын”, – ди ул.

Әлбәттә, телефоннар бер дә шалтырамый тормый. Быел АДСта 7 айда 121 заявка теркәлеп, барысы да оператив тәртиптә хәл ителгән. Бәхетсезлек очраклары килеп чыкмаган. Гомумән, “Сабагаз” идарәсе газдан файдалану таләпләренең үтәләшен тәэмин итүдә “Газпром трансгаз Казань” структурасында нәтиҗәле профилактика чаралары күрүче оешманың берсе. “Авария-диспетчерлык хезмәтендә эшләү өчен кешенең стажы, эш тәҗрибәсе булырга тиеш. Марсель Зәйнәгытдинов, Райнур Исмә­гыйлов икесе ике бригадада булсалар да, бер-берсе белән бик яхшы мөгамәләдә торалар, коллективта ихтирам ителәләр. Икесе дә заманында авылларда көненә 30-40 йортка зәңгәр ягулык тоташтырган, халыкка кагыйдәләрне үтәмәгәндә газның куркыныч ягулык икәнен аңлаткан, төпле профилактика үткәргән кешеләр. Хәзер дә башкаларга үрнәк, яшьләрне үз белгечлекләренә өйрәтүдә кулларыннан килгәннең барысын да эшлиләр”,– ди алар турында идарә начальнигы Ирек Мөхетдинов. Иң мөһиме, сабалылар АДС эшеннән канәгать. “Газ исе килә, дисәк тә, мичне кабыза алмасак та, хәзер килеп җитәләр. Аварияләр булып, безне рәхәт тормышка чыгарган газ гына бетмәсен”,– ди­ләр алар.

– “Газпром Трансгаз Казань” җәмгыятенең “Сабагаз” идарәсе хезмәткәрләре кулланучыларны зәңгәр ягулык белән тоткарсыз тәэмин итүдә зур тырышлык куялар. Бугенге көндә Теләче, Балык Бистәсе, Арча, Биектау газ хуҗалыкларын да берләштергән оешма карамагында Шәмәрдән, Котлы Бөкәш, Кенәр газ участоклары да бар. Хезмәтебез “зәңгәр ягулык” кулланучылар тарафыннан һәрчак уңай бәяләнде һәм бу алга таба да шулай булыр дип өметләнәбез. Әлеге тармакта хезмәт куйган барлык хезмәткәрләребезне, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйбыз! Гаиләләрегезгә сәламәтлек, имин тормыш, яңадан-яңа хезмәт үрләре яулауда зур уңышлар һәм оптимистик рух телибез. Киләчәктә яңа биеклекләргә ирешеп, иртәгесе көнгә нык ышаныч белән яшәргә, нәтиҗәле эшләргә язсын!

“Газпром Трансгаз Казань” җәмгыятенең “Сабагаз” идарәсе коллективы, профсоюз оешмасы, ветераннар советы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев