Сайлауга килүчеләр кабак бәлешеннән авыз иттеләр
Бүген Байлар Сабасы халкы өчен ике бәйрәм бер юлы туры килде. Сайлау участогына барып тавыш биргәннән соң,халык "Ямьле Саба" Яр буена юнәлде. Бистәбезнең иң ямьле урынында "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе 18нче тапкыр традицион "Кабак бәйрәме" уздырды. Чарада ел саен районыбызның мәдәният, мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре һәм шәхси хуҗалыкларда кабак үстерүчеләр, яшелчәләр патшасыннан төрле тәм томнар пешерүдә, эшләнмәләр әзерләүдә көч сынаша.