Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сайлауга килүчеләр кабак бәлешеннән авыз иттеләр

Бүген Байлар Сабасы халкы өчен ике бәйрәм бер юлы туры килде. Сайлау участогына барып тавыш биргәннән соң,халык "Ямьле Саба" Яр буена юнәлде. Бистәбезнең иң ямьле урынында "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе 18нче тапкыр традицион "Кабак бәйрәме" уздырды. Чарада ел саен районыбызның мәдәният, мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре һәм шәхси хуҗалыкларда кабак үстерүчеләр, яшелчәләр патшасыннан төрле тәм томнар пешерүдә, эшләнмәләр әзерләүдә көч сынаша.

undefined

Күргәзмә табыннарын бу юлы да бәлеш, мантый, кайнатмалар, торт, коймак һәм моңа кадәр күз күрмәгән бик күп төрле ризык бизәде. Кабак согыннан аеруча яратып авыз иттеләр бәйрәм кунаклары. Сәхнә тирәсен райондашларыбыз алып килгән гигант кабаклар бизәде. Иң зур кабак үстерүче Миңгәрдән Әхмәтнур Гарипов булып чыкты. Тормыш иптәше Диләрә белән бакчаларында бергәләп карап үстергән кабаклары үлчәүдә төгәл 61 кило 100 граммны күрсәтте.

Шулай ук иң тәмле кабак бәлеше, яшелчәләр күргәзмәсе,агитбригада чыгышы, фотозона бизәлеше буенча да җиңүчеләр тәбрикләнде.Аларга Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов акчалата призлар тапшырды. Бәйрәм сәхнәсен республика сәхнә йолдызлары чыгышлары бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев