26 октябрь 2021 яңалыклары
-
Әй, шофер абый, күрәсеңме, “Зебра”дан җәяүле чыгып бара
Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт вакыйгаларын профилактикалау максатында 25 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр республикада, шул исәптән Саба районында «Җәяүле» профилактик чарасы үтә.
-
"Китап" радиосы авто-сәфәрендә катнашучылар Башкортстанга килде
«Мин матурлык эзләп йөрим...» («В долгий путь, чтобы найти прекрасное...» Уфага кадәр авто-сәфәрдә катнашучылар Агыйдел елгасын кичеп, Башкортстан буйлап сәяхәтен башлады.
-
Иштуганда «Оста куллар сыннарны белми» иҗади остаханә үтте
Кул эшләре - ул иҗат, фантазия очышы, башкаручының осталыгы. Һәр башкарылган әйбергә аның энергиясе, җан һәм йөрәкнең бер өлеше салына. 21 нче октябрь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре кул эшләре белән «Оста куллар сыннарны белми» дип исемләнгән иҗади остаханә үткәрделәр. Мастерлар катнашучыларга үзләренең мавыгулары турында сөйләделәр һәм үз вакытында әниләрнең күп нәрсәгә өйрәтүләренә басым ясадылар.
-
Путин Ирек Фәйзуллинга Россиянең атказанган төзүчесе дигән мактаулы исем бирде
Ирек Фәйзуллин Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры вазифасын 2010-2020 елларда башкарды.
-
Сатыш авылының "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр журналистика эше белән таныштылар
"Saba balahoner" программасы кысаларында, Сатыш авылының "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр журналистика, газета чыгару эше белән танышып, үз куллары белән эшләргә өйрәнделәр.
-
2021 ел башыннан Татарстанда эшмәкәрләргә кече һәм урта эшкуарлык илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 25 меңнән артык хезмәт күрсәтелгән
Икътисад министрлыгына караган оешмалар-эшкуарлыкка ярдәм итү фонды һәм гарантия фонды тарафыннан үсешнең барлык этапларында кече һәм урта бизнес өчен комплекслы финанс-гарантия һәм мәгълүмати-консультация ярдәме гамәлгә ашырыла.
-
Татарстанда авыр яшүсмерләр өчен остазлык проектының икенче этабы старт ала
Проектны тормышка ашыру өчен остазлар туплау игълан ителде.