Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әй, шофер абый, күрәсеңме, “Зебра”дан җәяүле чыгып бара

Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт вакыйгаларын профилактикалау максатында 25 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр республикада, шул исәптән Саба районында «Җәяүле» профилактик чарасы үтә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлек бирмәү, моның өчен каралмаган урыннарда яки светофорның тыелган сигналына чыгу, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә җәяүлеләр тарафыннан яктылык кайтаручы элементлар кулланмау белән бәйле хокук бозуларны кисәтү буенча максатчан эш алып барыла. ЮХИДИнең район бүлекчәсе автоинспекторлары җәяүлеләрне чиктән тыш игътибарлы булырга кирәклеге турында искә төшерә, бигрәк тә күз күреме шартлары тиешле дәрәҗәдә булмаганда, торак пункт читендәге юлдан барганда, җәяүлеләрнең яктылыкны кире чагылдыру элементлары транспорт чараларын йөртүчеләрнең аларны күрүен тәэмин итәргә тиеш. Урам аркылы автомобиль йөртүченең сиңа юл бирәчәгенә ышанганда гына чыгарга кирәк. Яктылык кайтаргыч предметлар җәяүлене бәрдерү ихтималын 65 процентка киметә. Төнлә белән якын ут фарасы кабызылган автомашина йөртүче җәяүлене 50 метр калгач кына шәйләп ала. Ә менә яктылык кайтаргыч элементы булса 200 метрдан ук күрә. Нәтиҗәсен үзегез ясагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев