Путин Ирек Фәйзуллинга Россиянең атказанган төзүчесе дигән мактаулы исем бирде
Яңалыклар

Путин Ирек Фәйзуллинга Россиянең атказанган төзүчесе дигән мактаулы исем бирде

Ирек Фәйзуллин Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры вазифасын 2010-2020 елларда башкарды.

РФ Президенты Владимир Путин РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинга Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе дигән мактаулы исем бирде. Дәүләт башлыгының шул хактагы указы хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән.

«Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәйзуллин Ирек Әнвәр улына „Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе“ дигән мактаулы исем бирергә», - диелә 25 октябрьдә имзаланган документта.

Ирек Фәйзуллин Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры вазифасын 2010-2020 елларда башкарды. 2020 елның гыйнварында ул РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде, ә шул ук елның ноябрендә әлеге ведомствоны җитәкләде. 

Фото: t.me/tatmediaofficial

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев