Чәбки-Сабага сәяхәт
"Авылым капкасы" сәхифәсен дәвам итеп, кышның аклыкка чумган бер көнендә Чәбки-Саба авылы капкасын ачып кердек. Табигатьнең матур почмагына – җиләкле тау итәгенә урнашкан авыл салмак кына агучы тын елганы хәтерләтә кебек. Чәбки-Сабаны икегә бүлеп узучы төп юлдан узган саен авылның үзгәрмичә, тотрыклы тормышын саклап яшәвен күреп килдек. Соңгы елларда авылда яңа йортлар калыкты, икенче сулыш өрелгәндәй булды. Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин белән Чәбки-Сабаның бүгенге яшәеше белән танышып кайттык.