22 декабрь 2021 яңалыклары
-
Бочче – физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр спорты
Арчада инвалидлар арасында алар өчен махсус булдырылган бочче төреннән республика турниры үтте. Анда терәк-хәрәкәт аппараты җәрәхәтләнгән спортчылар катнашты. Райондашлар уңышлы чыгыш ясады. Сабадан Фаил Мөхәммәтдинов – 1 нче, Илназ Сәлахиев, Рөстәм Мулләхмәтов, Олы Ныртыдан Илмир Әхмәтов, Югары Утардан Эдуард Михайлов үз төркемнәрендә 2 нче урыннарны яулап, Грамота һәм медальгә лаек булдылар.
-
Китапханәгә гаилә белән бару яхшырак
“Бөтен гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында Шәмәрдән балалар китапханәсендә “Гаилә кыйммәтләре” дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрелде. Чарада балалар, аларның әниләре – “Хыял” яшь әниләр клубы әгъзалары, шулай ук әбиләр катнашты.
-
«Татарстан-24» телеканалында яңа проект тормышка ашырыла
«Татарстан киңлекләре буенча» телепроекты — ул республиканың күренекле мәдәни-тарихи объектлары белән танышу гына түгел, хәзерге Татарстан территориясендә яшәүчеләр тормышындагы аз билгеле фактларны эзләү дә.
-
Кече Шыңарда Хуҗиәхмәтов Галинурның 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе узды
18 декабрь көнне Кече Шыңар авыл мәдәният йортында үзешчән сәнгатьнең актив әгъзасы, халык мәхәббәтенә лаек җырчы Хуҗиәхмәтов Галинур Динмөхәммәт улының 60 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе булып узды. Аның башкаруында һәркемгә дә таныш һәм яраткан җырлар да яңгырады, шуңа күрә зал аңа бик теләп кушылып җырлады. Кичә бер сулышта узды, аны чәчәкләр һәм тамашачылар алкышлары тагын да бизәде, туганнарының һәм якыннарының котлаулары җыр-моң белән үрелеп барды. "Саба чишмәләре" иҗат берләшмәсе җырчылары катнашуы, аларның җырлары һәм котлаулары кичәне тагын да бизәде.
-
23 декабрьгә һава торышы
23 декабрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була, урыны белән кар явачак. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы -20..-25˚, аязганда -30˚, көндез -16..-21˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Утлар яктырак янсынга
Елның иң кыска көнендә энергетикларның һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә. Тормышыбызны электр энергиясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Энергетиклар - һәр йортка яктылык һәм җылылык алып килүчеләр, учреждениеләр, предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итүчеләр. “Челтәр компаниясе” акционерлык җәмгыятенең Саба районы электр челтәре коллективы да кулланучыларны электр белән тәэмин итүдә тотрыклы эш алып бара.
-
Татарстан Республикасы спорт министрлыгында спорт объектлары тренерларын һәм җитәкчеләрен бүләкләделәр
Бүләкләү өч конкурста узды: "2021 нче спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры", "Татарстан Республикасы мәктәпләре, урта гомуми белем бирү мәктәпләре һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре арасында рейтинг" һәм "Россия өмете: иң яхшы спорт мәктәбе". Тантаналы өлештә ТР спорт министрының беренче урынбасары Шәйхетдинов Хәлил Хәмит улы, югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Вафин Раиф Ришат улы катнаштылар.
-
КФУ ректоры Илшат Гафуров тоткарланган
Вуз гадәти режимда эшен дәвам итә.
-
Эзмәгә “Юлбарыс” килгән
Эзмә авылында яшәүче Илдар Шәрипов Яңа ел саен авылдашларын галәмәт мәхәббәт кар сыннары ясап шаккаттыра. Көнчыгыш календаре буенча Юлбарыс елы булачак 2022 елын ул менә ничек гәүдәләндергән.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге, баян сыйныфы укучыларының ата-аналар җыелышы узды
Җыелышта яртыеллыкның уку һәм дәрестән тыш эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды, отчет концерт тәкъдим ителде.
-
«Ак Барс» — «Трактор» хоккей матчында, дүрт алкага өстен чыгып, «Ак Барс» җиңде
«Ак Барс»ка каршы өч Казан хоккей мәктәбе шәкерте уйнады.