Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Утлар яктырак янсынга

Елның иң кыска көнендә энергетикларның һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә. Тормышыбызны электр энергиясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Энергетиклар - һәр йортка яктылык һәм җылылык алып килүчеләр, учреждениеләр, предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итүчеләр. “Челтәр компаниясе” акционерлык җәмгыятенең Саба районы электр челтәре коллективы да кулланучыларны электр белән тәэмин итүдә тотрыклы эш алып бара.

“Елны матур хезмәт уңышлары белән тәмамлыйбыз. Агымдагы елда Саба һәм Теләче районнары буенча 130 линия объектында 81,8 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарылды. Электр җиһазларына, югары һәм түбән көчәнешле линияләргә, КТПларга 13,6 миллион сумлык капиталь ремонт, 6 млн.сумлык техник хезмәт күрсәтү эшләре үткәрелде. Соңгы унбер айда физик һәм юридик затларга район буенча 146 млн кВт*сәгать электр энергиясе бирелгән булса, бу узган елга караганда 3,7 процентка күбрәк. Шулай ук соңгы вакытта кулланышка кереп баручы заманча хисаплагыч-интеллектуаль учет приборлары да 467 объектта урнаштырылды. Предприятиенең зур һәм кече уңышлары 100гә якын кешене берләштергән коллективның тырыш хезмәте ул. Күп эшчеләребез һөнәри бәйрәм котлауларын эш урыннарында кабул итте, алар барысы да теләсә нинди шартларда оператив һәм оешкан төстә эш итәргә сәләтле белгечләр. Энергетика тармагы ветераннарына аерым хөрмәт сүзләрен җиткерәбез. Алга таба да, кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләр китермичә, намуслы хезмәт итәргә язсын, һәр өйдә, һәр җирдә утларыбыз яктырак балкысын. 2022 ел матур үзгәрешләр елы булып килсен!”- диде компаниянең Саба филиалы җитәкчесе Рөстәм Якупов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X