Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Китапханәгә гаилә белән бару яхшырак

“Бөтен гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында Шәмәрдән балалар китапханәсендә “Гаилә кыйммәтләре” дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрелде. Чарада балалар, аларның әниләре – “Хыял” яшь әниләр клубы әгъзалары, шулай ук әбиләр катнашты.

Чара башында оста Лилия Мухажинова балалар китапханәсе мөдире Резеда Галиәкбәрова белән бергә брошка ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Балалар әниләр белән бик тырыштылар һәм үзләре өчен дә, әниләр өчен дә искиткеч брошкалар ясадылар. Аннан соң балаларга балалар китаплары һәм журналларына күзәтү үткәрелде. Аралашу сәгатенә кунак сыйфатында Кукмара районы Туеш мәчете имам-хатыйбы Райнур Газизов чакырылган иде. Хәзрәт балалар һәм оныклар тәрбияләү, гаиләдә әни һәм әбиләрнең роле турында вәгазь белән чыгыш ясады, шулай ук төрле сорауларга җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев