23 февраль 2018 яңалыклары
-
Гомерем дә жәл түгел сиңа, балам /сукыр әни кыйссасы/
Минем әниемнең бер күзе юк. Нинди вакыйга аны күзсез калдыргандыр, төпченгәнем булмады. Тик бу факттан качу мөмкинлеге дә юк, шуңа мин күзсез әниле булуыма оялудан тилмереп яшим.
-
МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ – КИЛӘЧӘКНЕ ҮЗГӘРТӘМ
Егермеләп милли оешма вәкилләренең бер бинага җыелуы, оештыручыларының ике сәгатьтән артыкка сузылган чыгышы, чынга ашарга тиешле хыяллар турында җанлы әңгәмә… Кичә, 21 февральдә, Казандагы “Түбәтәй” кафесында узган “Шәһәрчеләр кичәсе” турында бер җөмләгә сыйдырып, шундый бәя дә җитәр иде кебек. Ә асылын аңлатып бирү өчен сәгатьләр буе сөйләү дә аз булыр кебек.
-
“Әтием орденын күрмичә калды”
Кичә башкалада Ватанны саклаучылар көне уңаеннан зур тантана узды. Бәйрәмдә Бөек Ватан сугышы чорында тапшырылмыйча калган орденнар үз ияләрен тапты. Сугышчан бүләкләрнең берсен Флюра апа Мингалиевага бирделәр.
-
«Любовь, комсомол и весна...» концерты
Шәмәрдән авыл мәдәният йортында Шәмәрдән участок шифаханәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Любовь, комсомол и весна...» дип исемләнгән иҗат-отчёт концерты булды.
-
Дилия Әхмәтшина “Ямьле” төркеменнән китте
Яшь җырчы Дилия Әхмәтшинаның “Ямьле” төркеменнән китүе бик кисәк кенә булды. 5 ел буе эшләгән җырчыны аннан китәргә нәрсә мәҗбүр итте икән? Бу хакта үзе белән әңгәмә кордык.
-
Узем русча чыгыш ясасам да, татар теле минем өчен күпкә якынрак
21 февраль Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” гомуми урта, махсус һәм югары белем бирү йортларында укучыларның IX Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды.
-
Сез сәламәтлек өчен түләргә ризамы?
Росстат мәгълүматларына караганда, узган ел һәр өч сырхауның берсе түләүле табибка мөрәҗәгать иткән. Алар моны түләүле медицина хезмәте сыйфатлырак булу белән аңлаткан. Сораштыруда катнашучыларның 33 проценты әйтүенчә, бушлай медицина хезмәтенә ышаныч юк. Респондентларның 27 проценты исә бушлай табибка эләгү өчен алдан язылырга һәм кабул итү көне килеп җиткәч тә, белгеч ишеге төбендә чират көтәргә теләми. Авыл халкының – үз бәласе. Алар белгечләрнең гомумән булмавыннан зарланган. Шуңа күрә түләүлегә барырга туры килгән. Пациентларның һәр сигезенчесе участок табибы булыша алмавын, ә түләүле белгечкә барырга акчасы җитмәвен әйткән. Сез сәламәтлек өчен түләргә ризамы?