24 март 2021 яңалыклары
-
Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстан шикәр, май белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән
Шикәр белән тәэмин ителеш кирәкле күләмнән өч тапкырга, ә көнбагыш маена 12 тапкырдан күбрәк.
-
25 мартка һава торышы
25 мартта Татарстанда аязучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Кайбер районнарда томан төшәчәк Тотрыксыз җил исәчәк. Төнлә -6..-11°, аязганда -16° градус салкын, көндез -1..+4° градус булачак. Юлларда бозлавык.
-
Мәгариф министрлыгы көллиятләрдә уку вакытын ике елга кадәр кыскартырга планлаштыра
Бүген 9 сыйныфтан соң укучыларның 50 проценттан артыгы көллият һәм техникумнарда укуны сайлый.
-
Байлар Сабасындагы катнаш азык җитештерү заводы үз эшчәнлеген башларга әзерләнә
«Саба» индустриаль паркы биләмәсендә җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыяте тарафыннан катнаш азык җитештерү заводы эшчәнлеген башлап җибәрергә әзерләнә. Бу көннәрдә анда урнаштырылган системаны эшләтеп карау үткәрелде.
-
Татарстанда 1 апрельдә санитар-экологик икеайлык башлана
Иң актив гаиләләр, предприятие һәм балалар бакчалары июнь башында «ЭКОяз» нәтиҗәләре буенча кыйммәтле бүләкләр алачак.
-
Бүген Лесхозда 19нчы тапкыр Нургали Миңнеханов истәлегенә шахмат турниры үткәрелде
Фоторепортаж.
-
Татарстан галиме чәчүлек орлыклар яхшы үссен өчен игенчеләргә киңәшләр бирде
Үсемлекләрнең үсү һәм шытып чыгу күрсәткечләре түбән булганда, чәчүлекләрне агулаганда микробиоашламалар һәм үсеш стимуляторлары өстәргә киңәш итә.
-
ПАМЯТКА ПРЕДПРИНИМАТЕЛЯМ
Порядок исчисления и уплаты страховых взносов (СВ) в 2021году
-
"Saba balahoner" программасы кысаларында "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр журналистика, газета чыгару эше белән танышып, үз куллары белән эшләргә өйрәнделәр
Фоторепортаж.
-
Мәдәният хезмәткәрләре слёты
Фоторепортаж.
-
Гараев Ильнур Габделбар улын искә алып дүртенче тапкыр традицион волейбол ярышы үткәрелде
21нче мартта Тимершык авыл җирлегендә Гараев Ильнур Габделбар улы истәлегенә дүртенче тапкыр традицион волейбол ярышы оештырылды. Уенга ир-егетләр арасында 12 команда катнашты. 1 призлы урынны Әтнә районы Күңгәр авылы командасы, 2 призлы урын Тимершык авылы, 3 призлы урынга Әтнә районы “Шахтёр” командалары лаек булды, командалар мактау грамоталары һәм иганәчеләребезнең акчалата призлары белән бүләкләнделәр.
-
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы урманнарны саклау һәм урман комплексын цифрлаштыру турында сөйләячәк
#ТатарстанОнлайн программасының чираттагы чыгарылышы 24 мартта булачак.
-
«Ак Барс» хоккейчылары Уфа командасын дүрт уенда да җиңде
Казан командасы плей-оффның өченче турына үтте.