Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы урманнарны саклау һәм урман комплексын цифрлаштыру турында сөйләячәк

#ТатарстанОнлайн программасының чираттагы чыгарылышы 24 мартта булачак.

Урманнарны саклау һәм торгызу, урман комплексын "санга" күчерү өчен Татарстанда күрелә торган чаралар турында ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләячәк. #ТатарстанОнлайн программасының туры эфиры 24 мартта 10.00 сәгатьтә була.

Шулай ук министр тамашачыларның иң киң таралган сорауларына онлайн җавап бирәчәк. Калган кулланучылар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләреннән җавапларны эфирдан соң алачак.

Трансляция " Одноклассники"," ВКонтакте " һәм YouTube социаль челтәрләрендә узачак.

#ТатарстанОнлайн программасы Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә 2020 елның апреленнән чыга. Әлеге проект кысаларында Татарстанлылар актуаль темалар буенча студия кунакларына онлайн режимда үз сорауларын бирә алалар", - дип хәбәр иттеләр оештыручылар.

Эфирлар башыннан студиядә 20дән артык министр һәм Татарстан ведомстволары җитәкчеләре булды.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев