Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 1 апрельдә санитар-экологик икеайлык башлана

Иң актив гаиләләр, предприятие һәм балалар бакчалары июнь башында «ЭКОяз» нәтиҗәләре буенча кыйммәтле бүләкләр алачак.

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана. Узган ел ул үз-үзен изоляцияләү чоры белән туры килде, шуңа күрә катнашучылар саны түбәнрәк иде. Быел экоактивистлар саны элеккеге кебек артыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"2020 елда санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча 3 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган, бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк. Гомуми суммасы 5,3 млн сумнан артык булган штрафлар салынды, бу 2019 елга караганда дүрт тапкыр кимрәк. РФ Хөкүмәте карары нигезендә, барлык планлы тикшерүләр дә бетерелде. Күзәтчелек чаралары бары тик халыкның тормышына һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаучы фактлар буенча гына гамәлгә ашырылды", - дип билгеләп үтте ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Мөлекова.

2020 елда үз-үзеңне изоляцияләү режимы аркасында Татарстан халкы массакүләм өмәләрдә катнашмады. Икеайлык коммуналь хезмәткәрләр, юлчылар һәм муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләре җилкәсенә төшә. Узган елларда республикада икеайлык чорында территорияләрне җыештыру буенча акцияләрдә 1 миллионнан артык кеше катнашкан. Узган ел массакүләм өмәләрдә 200ләп казанлы катнашкан.

ТР Экология министрлыгы белгечләре республика халкын быел территорияләрне җыештырырга чакыра. Иң активларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. «ЭКОяз-2021» акциясенә йомгак июнь башында ясалачак. Традиция буенча республикада иң яхшы экогаилә, экопредприятие, балалар бакчасы, мәктәп һәм ишегалдын сайлаячаклар.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев