24 июнь 2015 яңалыклары
-
Сабада "Мегафон"га тоташкан телефоннар эшләми
Бүген, 24 июнь көнне, төшке аштан соң "Мегафон" операторына тоташканнар өчен кыенлыклар туды, чөнки телефоннар тотмый башлады. Бу проблеманың нәрсәгә килеп чыкканы турында әлеге вакытта бернинди мәгълүмат та юк.
-
Аюны егарлык мәче [кызыклы видео]
-
АЗС хуҗалары бензинга бәяне арттыра
АЗС хуҗалары бензинга бәяне арттыра. Узган атнада бөтен ил буенча Аи-92 һәм Аи-95 бензиннарына бәя 0,2 процентка кыйммәтләнгән. Аеруча бәя «Татнефть» (50 тиенгә) һәм «Газпромнефть» (49 тиенгә) ягулыкларына күтәрелгән. «Лукойл» АЗСларында әлегә бәя тотрыклы саклана - кыйммәтләнү сизелми. Бензинга бәяләр артуны белгечләр бензинны читкә чыгару арту һәм илдәге запаслар кимү...
-
Балалар ут-күзгә каршы [+фоторепортаж]
Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге балаларның ут белән шаяруы аркасында ут-күз очраклары килеп чыкмасын өчен төрле профилактик чаралар оештыра.
-
Сыналса да, сынмаган [+фото]
20 июньдә Мамалай авылында яшәүче Сөембикә Хәйруллинага да 90 яшь тулды. Аңа кечкенәдән ачлык-ялангачлык белән бергә, ятимлек ачыларын да татырга туры килә.
-
Казанда троллейбусны яшен суккан
Кичә Казанда пассажирлар белән барган яңа троллейбусны яшен суккан. Пассажир транспорты эшкә яраксызга әйләнгән. Казандагы маршрутларның берсенә күптән түгел генә чыккан яңа транспортны хәзер белгечләр тикшерә. Бәхеткә күрә, троллейбус йөртүче һәм пассажирларның да сәламәтлегенә зыян килмәгән. Троллейбуста яшенне кире кайтару системасы урнаштырылган булган. Яшел үзән
-
Жанна Фрискеның соңгы фотосы чыкты
Ябык Instagram битендә Жанна Фриске апасы диңгез буенда төшкән соңгы фотоны күрсәтте. Фотода Жанна бераз тазарган, телен чыгарып күрсәтә, үзе бала коляскасын этеп бара. Жанна Фриске 15 июньдә, ике елга якын яман шеш белән көрәшкәннән соң, вафат булды. Туйлар.ру
-
Светофорга буйсынмаучыларны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәчәкләр
Светофорга буйсынмасаң, «права»сыз калачаксың. Калининград өлкәсе депутатлары шул турыда канун проекты әзерләгән. Алар фикеренчә, светофорның кызыл утына яисә чатта хәрәкәтне көйләүченең тыю ишарәсенә буйсынмаучыларны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә кирәк: беренче юлга - 6 айга, кабат эләккән очракта 1,5 елга. Депутатлар шулай ук штраф күләмен дә 1 меңнән 3 мең...
-
Казанда яшәүче якташларыбызга янгын зур кайгы китергән
Казан тулай торакларының берсендә бер бүлмәдә ут чыккан. Бу вакытта анда 7 яшьлек кыз бала һәм 5 яшьлек малай гына була. Янгынны шәйләп алуга, күршеләре ярдәмгә ашыга. Бите һәм куллары янган кызны больницага озаталар, ә малайның гомерен саклап кала алмыйлар. Гаилә Казанга Тимершык авылыннан күченеп килгән була. Хәзерге вакытта янгын...
-
Бурычың булса, машинасыз каласың
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен татарстанлыларның 4,5 миллиард сум бурычы җыелган. Суд приставлары исә түләмәүчеләр белән көрәшнең иң кискен чараларына керешкән, хәзер бурычы булганнарның милкендәге машиналарын ачыклап, шәһәрдә юлда автомобильләрне тоткарлау ысулын кулланырга булганнар. Безнең гәҗит
-
Су төрләре буенча чемпионат бәясе
Спортның су төрләре буенча Казанда узачак чемпионатның бюджеты 3 млрд сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта ТР спорт һәм яшьләр эшләре министры Владимир Леонов хәбәр итте. Аның әйтүенчә, барлык төр ярышлар да инде булган яисә вакытлыча корылмаларда узачак. Яңа корылма төзергә кирәк булса, тагын шул чемпионат бюджеты кадәр акча кирәк булыр...
-
Фатирга бәяләр төшә
Бүген икенчел торак базарында бер квадрат метр торак уртача 65 900 сум тора.
-
Эшсезләр саны артканнан-арта бара
Русиядәге һәр өченче кешенең якыны эшен югалткан . Соңгы фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, халыкның 21%ның дуслары һәм туганнары арасында эшен югалткан 2-3 кеше бар. 9%ның дүртәр кеше эшсез калган, диелгән ВЦИОМ белдерүендә. Безнең гәҗит
-
Казанны янәдән су баскан [+фото]
Кичә кич Татарстан башкаласын орып яуган янгырлар аркасында кабаттан су баса язган. Көчле җил агачларны аударган. Соңгы ике атнада яуган яңгырлар аркасында Казан берничә миллион сумлык зыян күрә. фотолар:vk.com