Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Фатирга бәяләр төшә

Бүген икенчел торак базарында бер квадрат метр торак уртача 65 900 сум тора.


Швед галимнәре кешенең торагы булу булмау гомер озынлыгына тәэсир итә дип нәтиҗә ясаган. Кыскасы, 50 яшенә кадәр кешенең үз торагы юк икән бу аның сәламәтлегенә зыян китерә, фатир мәсьәләсе турында гел уйланып йөрү гомер озынлыгын да кыскарта, имеш.

Кеше гомеренә тәэсире ничектер, ә менә торак мәсьәләсе хәзерге заманда күпчелекне борчыган төп проблемаларның берсе булып кала бирә. Быелның 22 июньгә бирелгән мәгълүматлары буенча, республикада 932 мең квадрат метр торак сафка баскан. Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетында узган утырышта хәбәр иткәннәр. Бу еллык планның 38,8 проценты гына үтәлгән дигән сүз. Татарстанның Торак-коммуналь хуҗалыгы, архитектура һәм төзелеш министры Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, социаль ипотека программасы буенча 369 фатирга исәпләнгән 40 йорт тапшырылган. Төзелеп килүче йортларда да 82сендә әзерлек югары дәрәҗәдә, ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Арендалы торак программасы буенча 21 йортны куллануга тапшыру ниятләнгән. Дөрес, әлегә аның бары икесе генә сафка баскан.

Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен республикада 48 йорт салынып килә. Быел 331 ятим баланы тораклы итү дә күздә тотыла.

Яңа йортлар салына тора, ә бу вакытта белгечләр базарда икенчел торакка бәяләр төшү күзәтелгәнен сизгәннәр. Бүген икенчел торак базарында бер квадрат метр торак уртача 65 900 сум тора. Апрель аенда исә бу сумма 67500 сумны тәшкил иткән булган.

Риэлторлар әйтүенчә, кризис бигрәк тә урта хәлле кешеләргә тәэсир иткән. Хезмәт хаклары артмаган, ә чыгымнар киресенчә күбәйгән, ипотека кредитлары буенча еллык ставкалар да күтәрелгән. Иртәге көнгә ышаныч булмаганда, түбән процент ставкалары белән дә кредит алырга атлыгып торучылар сирәк икән. Бәяләрнең төшүе кризис белән генә бәйле түгел, сатуда яңа салынган объектларның артып китүе дә тәэсир итми калмый. Сатып алучының чагыштыру, сайлап алу мөмкинлеге бар. Фатирга бәяләр азрак төшсә дә, кардиналь рәвештә торак бәясе очсызлануны көтәргә кирәкми, ди белгечләр. Төзелеш материалларына бәяләр арту фатир бәяләренә артык төшәргә ирек бирми. Белгечләр исә торак бәяләренең төшүе озакка бармас дип уйлый, фатирлар акрынлап кабат кыйбатланырга мөмкин.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев