Светофорга буйсынмаучыларны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәчәкләр
Светофорга буйсынмасаң, «права»сыз калачаксың. Калининград өлкәсе депутатлары шул турыда канун проекты әзерләгән. Алар фикеренчә, светофорның кызыл утына яисә чатта хәрәкәтне көйләүченең тыю ишарәсенә буйсынмаучыларны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә кирәк: беренче юлга - 6 айга, кабат эләккән очракта 1,5 елга. Депутатлар шулай ук штраф күләмен дә 1 меңнән 3 мең...
Светофорга буйсынмасаң, «права»сыз калачаксың. Калининград өлкәсе депутатлары шул турыда канун проекты әзерләгән. Алар фикеренчә, светофорның кызыл утына яисә чатта хәрәкәтне көйләүченең тыю ишарәсенә буйсынмаучыларны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә кирәк: беренче юлга - 6 айга, кабат эләккән очракта 1,5 елга. Депутатлар шулай ук штраф күләмен дә 1 меңнән 3 мең сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итә. Шул хактагы канун проекты якын арада Русия Дәүләт Думасына тапшырылырга тиеш.
Безнең гәҗит
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев