24 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Саба муниципаль районының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча чемпионаты
2019 нчы елның 18-21 нче ноябрендә Килдебәк авылында, Тимершык авылында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уеннары булып узды.
-
Фирдүс Тямаевның өр-яңа КЛИБЫНДА Резеда Әхмәтвәлиева төшкән
Фирдүс Тямаевның өр-яңа КЛИБЫНДА Резеда Әхмәтвәлиева төшкән Шушы көннәрдә автор-башкаручы, Татарстанның атказан артисты Фирдүс Тямаевның өр-яңа клибы кызган табадан төште. Ул «Без бергә бәхетле» дип атала һәм анда җырчының тормыш иптәше Резеда Әхмәтвәлиева да төшкән.
-
Казанда ике машина һәлакәттән соң трамвай юлын чикләгән
Һәлакәт бүген иртән Җиңү проспектында булган.
-
Ак Барс – Салават Юлаев матчында татар спортчысы Данис Зарипов хәлиткеч алка кертте
«Салават Юлаев» – «Ак Барс» уены нәтиҗәсен буллит бәрү сериясе хәл итте.
-
Синоптиклар карсыз салкын һава торышының зыяны турында сөйләде
Метеорологлар үсемлекләрне чыршы ботаклары белән капларга, пычкы чүбе сибәргә яки махсус материал белән төрергә киңәш итә.
-
Белгечләр иске смартфоннарны куллануның төрле ысулларын атады
Искергән җайланмаларны күп кенә көндәлек мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланырга мөмкин.
-
“Алъяпкычлар” күргәзмәсендә
Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган. Шуларның берсе-алъяпкыч.
-
Шәмәрдәндә үзара салым җыйнау буенча референдум бара
Шәмәрдән авыл җирлегендә 2020 елда җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә үзара салым кертү буенча референдум бара.
-
Чәй содасын көндәлек тормышта файдалану ысуллары
Чәй содасы кемнәрнеңдер шкаф киштәсендә еллар буе сакланып, тик ята. Ә кемнәрдер аның файдасын белә һәм йорт-җирендә дә куллана. Чәй содасын көндәлек тормышта файдалану ысулларын тәкъдим итәбез.
-
Балалар Евровидениесендә катнашучылар өчен онлайн-тавыш бирү дәвам итә
Быел бәйгедә Россиядән Татьяна Меженцева һәм Ооржак Денберел дуэты катнаша.
-
Халыкны кабул итәләр
«Бердәм Россия” сәяси партиясенең 18 еллыгы уңаеннан, 25 ноябрьдән 1 декабрьга кадәр Саба җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә (Б.Сабасы, З.Юсупов урамы. 24 йорт) торак-комуналь хезмәте, “Сабагаз” идарәсе, “Энергосбыт”, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, БТИ, социаль яклау, иминият фонды бүлекләре җитәкчеләре график нигезендә гражданнарны кабул итәләр.
-
Сабага Гостехнадзор килә
27 ноябрьдә Дәүләт техника күзәтчелегенең Татарстан идарәсе начальнигы – баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Рагип улы Зыятдинов Сабага килеп, гражданнарны кабул итәчәк. Күчмә кабул итү 9дан 12 сәгатькә кадәр Гостехнадзорның Саба районы бүлегендә (Саба. Г.Закиров урамы, 52, 217нче бүлмә) үткәреләчәк. Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 221-77-85; (884362) -232-66.
-
Хөрмәтле хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр!
Ноябрьнең кыска көннәрен яктырткан матур бәйрәм – Әниләр көне уңаеннан иң җылы котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!