Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Хөрмәтле хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр!

Ноябрьнең кыска көннәрен яктырткан матур бәйрәм – Әниләр көне уңаеннан иң җылы котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!

Ана йөрәге һәрберебезне тормышыбызның беренче минутларыннан ук җылыта. Әни – иң беренче һәм төп остаз, зирәк киңәшче, тугры дус. Аның назлы һәм ышанычлы куллары, изге күңеле гаилә учагын саклый. Районыбызда да әлеге юнәлештә күптөрле чаралар күрелә, максатчан программалар гамәлгә ашырыла. Әмма аналарның балаларын, әби булгач, оныкларын тәрбияләүгә куйган соклангыч бөек хезмәт янында болар диңгездәге тамчы гына. Аналар алар алдында олы бурычның беркайчан да түләп бетермәслек булуы белән бөек. Без сезнең көндәлек кылган батырлыгыгыз, кайгыртучанлыгыгыз өчен тирән рәхмәт хисләре белдерәбез. Нык сәламәтлек, зур бәхетләр, иминлек телибез! Туганнарыгыз һәм якыннарыгызның ихлас мәхәббәте, игътибары һәм кайгыртуы сезгә иң яхшы бүләк булсын!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты

Фото: socio.asu.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев