Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Алъяпкычлар” күргәзмәсендә

Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган. Шуларның берсе-алъяпкыч.

Алъяпкычларньң төрле фасондагыларын очратырга була: төрешле, канатлы, чигешле, сырлы. 21нче ноябрь көнне Сатыш авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  "Ак калфак" түгәрәгенә йөрүче ханымнар белән музей-мәдрәсәдә оештырылган алъяпкычлар күргәзмәсендә булдылар. Авыл һәм мәдрәсә тарихын, күренекле шәхесләрне барладылар. Уй-кичерешләре белән уртаклаштылар. Һәр катнашучыны әлеге очрашу һәм күргәзмә рухландырды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев