25 февраль 2020 яңалыклары
-
Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәҗәб ае җитү уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте
Рәҗәб ае озакламый Рамазан ае җитүе турында искәртеп тора, ди мөфти.
-
Советлар Союзының соңгы маршалы Дмитрий Язов вафат
Хәрби җитәкченең озакка сузылган каты авырудан соң 96нчы яшендә йөрәге тибүдән туктады.
-
Дамир Исхаков «башкорт» сословиесенә кергән татарлар турында аңлатты
Тарихчы әйтүенчә, 18 гасырдагы җанисәп сословие буенча алынган, милләт дигән күренеш соңрак барлыкка килгән.
-
22 февраль көнне Лесхоз бистәсендә яшәүче Бибикамал Шәрифулла кызы Арслановага 90 яшь тулды
Юбилярны башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Саба урман хуҗалыгы директоры Васил Гыйззатуллин тәбрикләделәр.
-
Татарстанда буран һәм бозлавык көтелә
Көндез термометрның терекөмеш баганасы +3 градуска кадәр күтәреләчәк.
-
ВВС: Коронавирустан үлүчеләр саны сезонлы грипп вакытындагы күрсәткечтән артмый
Коронавирусны йоктыру куркынычы югары булган төркемгә, башка төрле инфекцияләр вакытындагы кебек үк, авырлы хатын-кызлар, балалар, иммунитеты түбән булган кешеләр һәм хроник авырулардан интегүчеләр керә.
-
Республика клиник хастаханәсенең ябылуы турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми
Ял һәм бәйрәм көннәрендә хастаханә – гадәти режимда, кабул итү-диагностика бүлекләре исә тәүлек әйләнәсе эшли һәм мөрәҗәгать иткән барлык кешеләрне дә кабул итә.
-
Diamond Princess лайнерыннан хастаханәгә китерелгән барлык пациентларның да хәле яхшы
Медицина күзәтүе үткәрү өчен китерелгән барлык пациентлар өчен дә Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә уңайлы шартлар тудырылган.
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган яшьләр арасында киберфутбол буенча районара парлы турнир
24 нче февраль көнне Саба муниципаль районы Балалар иҗат үзәгенең актлар залында «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе Саба җирле штабы инициативасы белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган яшьләр арасында киберфутбол буенча районара парлы турнир булып узды. Турнир төркем системасы буенча узды, турнир схемасы 2:2.