Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ватанны саклаучылар көненә багышланган яшьләр арасында киберфутбол буенча районара парлы турнир

24 нче февраль көнне Саба муниципаль районы Балалар иҗат үзәгенең актлар залында «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе Саба җирле штабы инициативасы белән Ватанны саклаучылар көненә багышланган яшьләр арасында киберфутбол буенча районара парлы турнир булып узды. Турнир төркем системасы буенча узды, турнир схемасы 2:2.

Әлеге турнирның иганәчеләре - «Олимп» реклама агентлыгы һәм «АЗИМУТ»спорт инвентаре кибете.

Турнирның җиңүчеләре - Руслан Зиннәтуллин (Балтач районы), Илфан Кәримуллин (Саба районы), икенче урынны Рәдис Кәримов (Саба районы), Фердинанд Шәйхетдинов (Балтач районы) һәм өченче урынны Саба районыннан киберфутболчылар Рәмзил Гомәров һәм Искәндәр Мәрдәнов алдылар. Җиңүчеләр һәм призерлар «Азимут» спорт инвентаре кибете һәм «Олимп»реклама агентлыгы бүләк сертификатлары алдылар.

Турнир чемпионнары Руслан Зиннәтуллин һәм Илфан Кәримуллин үз тәэсирләре белән уртаклаштылар: «Без – чемпионнар! Бик шат! Бу-киберфутболның яңа төре! “Яшь Гвардия” командасына, оештыручыларга рәхмәт! Ура!»

Мәглүмат район сайтыннан алынды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев