Татарстанда буран һәм бозлавык көтелә
Көндез термометрның терекөмеш баганасы +3 градуска кадәр күтәреләчәк.
Көндез Татарстан территориясендә урыны белән юеш кар һәм буран көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шушы вакыт аралыгында көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +3 градуска кадәр күтәреләчәк.
Синоптиклар машина йөртүчеләрне иртән һәм көндез юлларда кар көртләре, шулай ук бозлавык хасил булачагы хакында кисәтә.
Фото: архив
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев