26 март 2019 яңалыклары
-
Әгерҗедә ирен үтереп, мәетен бакчага күмгән хатынга хөкем карары чыкты
33 яшьлек хатын-кыз, элеккеге ире исеменнән социаль челтәргә кереп, аның дуслары һәм туганнары белән язышкан.
-
Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана
Икеайлык дәвамында парклар һәм балалар мәйданчыклары кыш буена җыелган чүп-чардан арындырачаклар.
-
“Аҗаган-2019”
Шәмәрдән лицее базасында “Аҗаган-2019” хәрби-спорт уеннарының район этабы узды. Ярышларда районның барлык гомуми белем бирү мәктәпләре катнашты.
-
Наркотикларга бәйле кешеләрнең автомобиль йөртү хокукы булмаячак
Наркотикларга бәйле кешеләрне автомобиль белән идарә итү һәм куркыныч тудырырдай җитештерү оешмаларында эшләү хокукыннан мәхрүм итүне тәкъдим итәләр.
-
Альберт Нурминскийның “За 105 двор” клибын 3 көндә ютубтан миллионнан артык кеше караган
Клипның асылына гади урам егетенең кешеләр арасына чыгарга теләү идеясе салынган, диде рэпер.
-
Татарстанга буран һәм көчле җил килә
Вакыты белән юеш кар, көндез яңгыр явачак.
-
Россиянекеме син, Трамп?
Американың Трампны сөймәс катлавы бүген кайгыда: АКШның Юстиция министрлыгы сайтында Генераль прокурор Уильям Барр махсус прокурор Роберт Мюллерның 2016 елгы сайлауда Россия тыкшынуы турындагы доклады буенча ясаган нәтиҗәләрен игълан итте.
-
Мөхәммәтшин: Быел Татарстанда Идел һәм Кама елгаларын чистартуга 47 млн сум акча каралган
Татарстан елгалар экологиясен яхшырту программасында актив катнашачак, диде республика парламенты башлыгы.
-
Шәмәрдән авыл җирлегендә “Нәүрүз” бәйрәме
23 март көнне Шәмәрдән авыл җирлегендә “Нәүрүз” бәйрәме уткәрелде.
-
Дима Билан Россиянең атказанган артисты исемен алырга култык таягына таянып чыга
Дима Билан инстаграмда дәрәҗәле исемне тапшыру тантанасыннан видео урнаштырган.
-
Татарстанда 2026 елга кадәр ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр исемлеге расланган
Тәкъдим ителгән исемлеккә 757 төрле профессия кергән.
-
Язгы ташу вакытында Татарстанның тугыз районына су басу куркынычы яный
Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы су басу куркынычы янаган районнарның әзерлегенә игътибар юнәлтергә кирәклеген искәртә.
-
"Кешене шулай тилмертмәсеннәр, тыныч кына җирләргә бирсеннәр иде”
Әлеге язманы әзерләргә бер мөрәҗәгать сәбәпче булды. Нагорный бистәсеннән Мөнәвир абый Миңнегалиев шалтыратты. “Үлгән кешене җирләү буенча бик кискен хәлләр килеп чыга, – диде ул. – Сиксән яшьлек әбиләрне дә ярырга кирәк, дип әйтәләр. Кеше озату белән ун ел шөгыльләнәм инде, элек алай түгел иде. Участок табибыннан язу ала идек тә, ритуаль хезмәттән үлем турында таныклык бирәләр иде. Бер сәгать эчендә рәсмиләштереп кайта идек. Хәзер ярдыру өчен икешәр көн вакыт үтә. Берсендә 97 яшьлек карчыкны юып, кәфенләгән килеш алып киттеләр, бу бит адәм көлкесе. Бөтен кеше рәнҗи, нишләп алай ул? Без – мөселманнар – намаз кешеләре шуңа бик борчылабыз. Картаеп үлгәч тә тынычлык юк. Кешене шулай тилмертмәсеннәр иде, тыныч кына җирләргә бирсеннәр иде”.
-
Килдебәктә Нәүрүз бәйрәме
Нәүрүз сүзе “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Ул көнне өйдән өйгә кереп “Нәүрүз” әйтеп йөрү гадәте булган. Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар.
-
Татарстанда язгы ташуга актив әзерлек чоры башланды
Республикада елга үзәннәрен һәм су үткәргеч торбаларны чистарту буенча эшләр башкарылган.