Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Альберт Нурминскийның “За 105 двор” клибын 3 көндә ютубтан миллионнан артык кеше караган

Клипның асылына гади урам егетенең кешеләр арасына чыгарга теләү идеясе салынган, диде рэпер.

Татар рэперы Альберт Нурминскийның “За 105 двор”ы ютубта ТОП-ка эләккән. Аны өч көндә миллионнан артык кеше караган. Бу клипка салынган идея турында рэпер “Татар-информ” хәбәрчесе белән уртаклашты.

“Клипның идеясе бик гади. Аның асылында гади урам егетенең кешеләр арасына чыгарга, кеше булырга теләве күрсәтелә. Моны сюжет герое криминал аша тормышка ашырырга уйлый. Ләкин клипның ахырында күренгәнчә, соңыннан ул криминалның нинди аянычка китерүен аңлый. Ахырдан ул гадәти тормыш юлын сайлый”, - диде Альберт Нурминский.

Клипның сюжетыннан күренгәнчә, герой җәмгыятьтә үз урынын табу өчен криминал юлына баса. Ул башка төркемдәгеләр белән конфликтка керә. Үз урамындагы хакимиятне көч, үтереш аша тормышка ашырырга ниятли. Ләкин иптәшләрен башка төркемдәгеләр кулга төшергәч, ул, аларны коткару максатыннан, криминал юлыннан баш тарта һәм бүгенге көн тормышына гади кеше буларак карый башлый.

  • Альберт Нурминский (Шәрәфетдинов) 1994 елның 1 мартында Балтач районы, Норма авылында туган. Ул татар һәм рус теллләрендә рэп стилендә җырлар башкара. Бүгенге көндә ул 3 җыр альбомы чыгарган.

 

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев