Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы ташу вакытында Татарстанның тугыз районына су басу куркынычы яный

Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы су басу куркынычы янаган районнарның әзерлегенә игътибар юнәлтергә кирәклеген искәртә.

Язгы ташу вакытында Татарстанның тугыз районына су басу куркынычы яный. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында республикада язгы ташуны бәла-казаларсыз уздырып җибәрүгә багышланган брифингта ТР буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Суржко хәбәр итте.

“Татарстан елгаларында суның максималь күләме норма тирәсендә булыр дип көтелә, тик уяулыкны югалтырга ярамый. Су басу куркынычы янаган районнарның әзерлегенә игътибарны юнәлтергә һәм бу атнада ук югары әзерлек режимына күчәргә кирәк”, - диде ул.

Николай Суржко Кубня һәм Кече Чирмешән елгаларында су күләменең күп булуын әйтте. “Бу елгалар Кайбыч, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Чистай, Аксубай, Алексеевск, Әлки һәм Нурлат муниципаль районнары территориясенннән уза. Хәзерге вакытта аларда су күләме нормадан 0,2-0,5 метрга артык”, - диде ул.

Николай Суржко әйтүенчә, язгы ташу вакытында су басарга мөмкин булган зоналар күзәтү астына алынган. “Буа, Лаеш, Питрәч, Теләче, Саба, Кукмара, Арча, Биектау, Мамадыш муниципаль районнары, Казан шәһәре территориясендә һәм Мишә, Казансу елгаларында суның шактый булуы күзәтелә. Вазгыять җиңелләрдән түгел, әмма ул контрольдә”, - диде ул.

Николай Суржко хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта Минзәлә районында Минзәлә елгасы аша салынган һәм Нурлат районының Үрнәк авылы янындагы Олы Чирмешән елгасы аша узучы күперләрне төзекләндерү тәлап ителә. Шулай ук Арча муниципаль районының Кәче авылында урнашкан күперне төзекләндерергә кирәк.

Республика территориясендә 831 гидротехник корылма исәпләнә, шуларның 174 ремонт таләп итә. “Гидротехник корылмалар ремонты буенча эш федераль һәм республика максатчан программалары хисабына планлы рәвештә дәвам итә”, - дип әйтте Николай Суржко.

Фото: фоторахив/газета Знамя

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев