27 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Яшьләр парламентының беренче утырышы
2020 елның 31 гыйнварында 17.00 сәгатьтә Сатыш авылы мәдәният йорты базасында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышын үткәрү планлаштырыла. Яшьләр парламенты-Саба муниципаль районы Советы каршындагы консультатив һәм киңәшмә органы.
-
Килдебәк авыл мәдәният йортында "Созвездие - Йолдызлык"
2020 елның 24 гыйнварында Килдебәк авыл мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык-Саба 2020» эстрада сәнгате район фестиваленең сайлап алу туры узды. Балалар "Вокал", "Вокаль ансамбльләр", "Хореография" һәм "Конферансье" номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр.
-
Татарстан 2020 елгы язгы кыр эшләренә әзерләнә
2020 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
-
Салават Фәтхетдиновның кыш уртасында күлдә су коенуы халыкны хушсыз калдырган
Җырчының инстаграмдагы видеосыннан аңлашылганча, Салават Зәкиевич Зәңгәр күлдә чумып коена. «Хәерле көн, барыгызга да. Мин бүгеннән башлап йөзә башлыйм. Кич театрга, Алла бирса», — дип уртаклаша ул.
-
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының яңа башлыгы коллективка тәкъдим ителде
Чара республика министрлыгы бинасында узды.
-
Татарстанда өч яшьлек сабый гаиләсе белән Таиландта ял иткәннән соң кызамык йоктырган
Баланы Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр.
-
Төнлә Сабада җиңел автомобиль пошины бәрдергән, шофер хастаханәгә озатылган
Юл һәлакәте Байлар Сабасы һәм Лесхоз бистәләре арасындагы юлда булган.
-
Казанда 12 кеше коронавирус симптомнарына зарланган – диагноз расланмаган
Казан һәм Бигеш аэропортларында эпидемик вазгыять имин булмаган төбәкләрдән килгән 28 меңнән артык пассажирны тикшергәннәр.
-
Төркиянең көнчыгышында җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 35кә җиткән
1600дән артык кеше зыян күргән.
-
Хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесенең төп җиңүчесе билгеле
Конкурсның мәртәбәле бүләгенә Магнитогорскидан килгән 12 яшьлек Омина Сатторова лаек булды һәм гомрәгә юллама белән бүләкләнде.
-
Татарстанда уртача салкын һава торышы саклана
Тәүлекнең якты вакытында һава температурасы -4...-9 градус булачак.
-
День полного освобождения Ленинграда от фашистской блокады
День воинской славы России — День полного освобождения Ленинграда от фашистской блокады (1944 год) — отмечается в соответствии с Федеральным законом от 13 марта 1995 года № 32-ФЗ «О днях воинской славы (победных днях) России».