31 май 2018 яңалыклары
-
Камил хәзрәт Сәмигуллин көрәш һәм футбол турында ни уйлый (видео)
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистлар белән ифтар вакытында «Идел» журналы хәбәрчесенә көрәш һәм футбол турындагы фикерләрен сөйләде. Көрәшкә карата менә шундыйрак фикер белдерде:
-
Галиулла ГАБДРӘШИТОВ: «Татар йокламый, татар үлгән!»
Сызран шәһәрендә чагыштырмача татарлар күп яши. Дини мәҗлесләр дә оештыралар. Кунакка йөрешәләр. Дин әһелләре дә җитәрлек. Ә халыкта милли аң каз тәпиен капларлык та юк.
-
Хәния Фәрхине искә алу кичәсе
Кичә Казанның Татар филармониясендә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган “Онытылыр димә” концерты булып узды. Җырчыны иҗатташ дуслары, якыннары һәм тамашачылар искә алды:
-
Үз балаң белән ничек итеп чәкештереп эчеп була?
– Минем ике як күршемдә дә яшьтиләр яши. Бу урамга заманында бергә килеп урнашкан идек, гомергә бергә яшибез менә. Барыбыз да гаилә кордык, балалар үстердек, эшләп пенсиягә чыктык. Яшем җитмештә инде минем хәзер. Картлыкка гына, кызганычка каршы, үземә генә аяк басарга туры килде.
-
Мөслимдә кибетче өстенә төшкән түбә кисәгеннән үлгән
Һәлакәт урыныннан фотолар чыкты.
-
ИҖАТ ХИКМӘТЛӘРЕ АЧЫЛА
Районыбызның яшь иҗатчылары көтеп алган Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесе быел 10нчы тапкыр уздырылды. Кечкенә генә юбилее уңаеннан быел бәйге киң масштабта узып, үзенчәлекләр, яңа төсмерләр белән баетылды. Беренчедән, ул районара бәйгегә әверелде, икенчедән, авторлар белән күзгә-күз очрашу мөмкинлеге булдырылды.
-
Нигә миңа “лайк” куймадың? Алайса мин дә сиңа “куймыйм!”
Соңгы вакытларда сәеррәк кенә бер шөгыль таптым. Автобуска, трамвай яки метрога кердемме, үзем дә сизмәстән, смартфоннарына текәлеп утырмаган кешеләрне саный башлыйм. Дистәдән уртача шундый 1-2 кеше табыла. Ә инде метрода барганда – тагын да азрак.
-
Колумбия артистлары Казанга Чернобыль фаҗигасе турында спектакль алып килделәр
28 майдан 3 июньгә кадәр Казанда “Нәүрүз” V халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы үтә.