31 май 2021 яңалыклары
-
Европа чемпионатының командалар ярышында Зилә Батыршина 3 нче урынны яулады
Европа чемпионатында Зилә Батыршина, Надежда Коновалова һәм Алинә Фазылҗанова хатын-кызлар арасында узган командалар ярышында өченче урынны яуладылар. Татарстан кызлары Чехия спортчыларын артта калдырып, Россия җыелма командасына тагын бер бронза медаль алып килделәр.
-
Хәбиб Нурмөхәммәтов: Казанда үз залымны ачарга планлаштырам
UFC турнирының элеккеге чемпионы Болгар ислам академиясендә дә булды.
-
Путин, Миңнеханов һәм Мантуров Алабугада Aurus производствосын эшләтеп җибәрде
Владимир Путин бу проектны гамәлгә ашыруда Татарстанның роленә аерым тукталды.
-
1 июньгә һава торышы
1 июньдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Төнлә 5.. 10˚, көндез 16.. 21˚ градус.
-
"Тәмәке төтенендә, никотин тәмугында" акциясе
30нчы май көнне Сүлә авыл клубында Бөтендөнья тәмәкесез көне уңаеннан "Тәмәке төтенендә, никотин тәмугында" акциясе үткәрелде. Авыл яшьләрен әлеге начар гадәт белән актив көрәшергә, тәмәкенең кеше организмына зыяны турында язулар тапшырылды. Шулай ук яшүсмерләр белән бу темага әңгәмә үткәрелде.
-
Әстерхан өлкәсендәге Сабантуйда дөядә чабышканнар
Быел Әстерхан өлкәсендә Сабантуй өч мәйданда узды.
-
Президент спорт уеннарының финал этабы
27-29нчы май көннәрендә Зәй шәһәрендә Президент спорт уеннарының финал этабы булып үтте. Ярышка районыбыз данын якларга Саба гимназиясе командасы барды. Кызлар командасы җинел атлетика,өстәл теннисы ярышында 1нче урын, йөзү буенча 2 урын һәм волейбол уенында 3 урынны яуладылар. Саба гимназиясе командасын зур уңышлары белән котлыйбыз!
-
«Серле каләм» иҗади конкурсының бүләкләү тантанасы
28нче май көнне Шәмәрдән мәдәният йортында "Яшьлек" яшьләр үзәге оештырган, Казан федераль университетының социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының, журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе, милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор,Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Заһит улы Гарифуллин исемендәге, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Серле каләм” иҗат бәйгесенә нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
-
АО «Транснефть – Прикамье» завершило подготовку производственных объектов к пожароопасному периоду
АО «Транснефть – Прикамье» завершило подготовку производственных объектов к эксплуатации в пожароопасный период. Работы проводились в соответствии со специально разработанным планом мероприятий с целью обеспечения надежной эксплуатации системы магистральных трубопроводов и бесперебойной транспортировки нефти и нефтепродуктов.
-
Түбән Камада дезодорант шартлау аркасында, янгын сүндерүчеләр ишекне ватып ачкан
Фатирда йокы бүлмәсендә дезодорант баллонының шартлавы һәм янып китүе ачыкланган.
-
"Чаллы ТВ" ребрендинг үткәрде һәм яңа логотип тәкъдим итте
Телеканал стилен үзгәртте һәм барлык мәйданчыкларда интерфейсларны яңарту процессына күчте.
-
"Сибирское здоровье" - яшелләндерү акциясендә
«Сибирское здоровье» компаниясенең барлыкка килүенә 25 ел тулу уңаеннан, аның Саба районында эшләүче партнёрлары “25 га” дип исемләнгән зур масштаблы акциягә кушылды. Алар Байлар Сабасының “Ямьле Саба”яр буенда 200 төп ылыслы агачлар утыртты. Компания партнёрлары Саба урман хуҗалыгына әлеге акцияне үткәрүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерә.
-
Иштуган авыл мәдәният йортында “Көйне таны" дип аталган музыкаль кичә
28нче май көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган “Көйне таны" дип аталган музыкаль кичә үткәрделәр. Җырларга һәм күңел ачарга бар кеше дә ярата, чөнки музыка – кешенең уңай эмоцияләре чыганагы.
-
Саба районында праймериз җиде сайлау участогында үтте
Татарстанда 2021 елгы Дума сайлаулары алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү үтте. Республикада 557 хисап участогы ачылган иде. Саба районы буенча: Байлар Сабасында - 3 урында, Шәмәрдән, Тимершык, Эзмә, Лесхоз, Сатыш авылларында 8 сайлау участогы эшләде. Участоклар сәгать 8дән 20 сәгатькә кадәр эшләп, биредә эш Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп оештырылган иде.
-
"Ныклы гаилә" хәйрия фонды чаралары
29нчы май көнне Сабада "Бердәм Россия" партиясенең "Ныклы гаилә" федераль проекты кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү Хәйрия фонды, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга комплекслы социаль тернәкләндерү күрсәтү белгечләренең күчмә мобиль бригадасы эшләде.