Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин, Миңнеханов һәм Мантуров Алабугада Aurus производствосын эшләтеп җибәрде

Владимир Путин бу проектны гамәлгә ашыруда Татарстанның роленә аерым тукталды.

«Алабуга» махсус икътисади зонасында Россиянең премиум-седаннарны серияле җитештерә торган Aurus Senat производствосына рәсми төстә эшләтеп җибәрделәр. Символик төймәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров басты, ә заводны эшләтеп җибәрүгә рөхсәтне видеоконференцэлемтә режимында Россия Президенты Владимир Путин бирде.

Россия Президенты тантанада катнашучыларны котлады һәм соңгы елларда проектның югары үсеш алу динамикасын билгеләп үтте.

«Бу конвейердан төшкән автомобильләргә ихтыяҗ булыр дип ышанам. Бу машина дөньядагы барлык стандартларга туры килә. Бу эшкә бөтен илдән меңләгән белгеч җәлеп ителде, һәм алар куелган бурычны башкарып чыга алды», — диде Путин.

Aurus комплектлаучыларының яртысыннан артыгы Россия компанияләре булып тора, диде ул. Алар өчен проект дөнья дәрәҗәсендә инициатива белән эшләү һәм заказлар линейкасын киңәйтү буенча яңа тәҗрибә туплау мөмкинлеге булды. Гомумән алганда, премиум-класслы автолар җитештерү программасы югары технологияле экспортны үстерү өчен тагын бер адым булып тора.

Владимир Путин бу проектны гамәлгә ашыруда Татарстанның роленә аерым тукталды. Дәүләт башлыгы сүзләренчә, республика үсеш өчен яңа стимул алды.

«Татарстан күп күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә һәм яңа заманча эш урыннары, салым үсеше буенча республика тагын бер адым алга атлаячак. Яңа производство булдыруда катнашучыларга рәхмәт», — диде Росссия Президенты һәм заводны эшләтеп җибәрергә команда бирде. 

Уникальные цвета и роботизированное остекление: СМИ показали сборку Aurus в Елабуге

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев