Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада дезодорант шартлау аркасында, янгын сүндерүчеләр ишекне ватып ачкан

Фатирда йокы бүлмәсендә дезодорант баллонының шартлавы һәм янып китүе ачыкланган.

Бүген 6.50 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Түбән Каманың Тынычлык проспектындагы 107нче йортның җиденче каттындгы фатирда нәрсәдер шартлавы турында хәбәр алынган.

Чакыру буенча килгән 62нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләренә ишек ачучы булмаган һәм аларга ишекне махсус корал ярдәмендә ачарга туры килгән.


Фатирда йокы бүлмәсендә дезодорант баллонының шартлавы һәм янып китүе ачыкланган. Ут диванга үрләгән.

Янгын тиз арада сүндерелгән. Һәлакәттә бер кеше дә зыян күрмәгән. 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев