Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Айсылу Габдинова Илфак Шиһаповның сәхнәдә җырлаган ВИДЕОсын күрсәткән

Илфак Шиһапов исемен ишетүгә күпләр авыр сулап куя. Чыннан да якты дөньядан бик иртә китте шул. Әле яшисе дә яшисе, иҗат итәсе иде бит! Күпләр һаман да социаль челтәрдә аның турында истәлекләр яза. Илфак абый соңгы елларда, белүебезчә, яшь җырчы Айсылу Габдинованың продюсеры булды.

Концертлар вакытында Айсылу Илфак абыйның җырлавын видеога төшереп алган һәм күптән түгел ул аны “Инстаграм” челтәренә урнаштырды, дип яза Акчарлак.
 
“Күпләр Илфак Шиһаповны сәхнәгә беркайчан да чыкмады дип уйлый... Юк, чыкты... Беренче тапкыр Балтачта, 15 февральдә чыкты, хәтта җырлады да! Бик каушаган иде, әмма концертны кызыклырак итәр өчен чыкты. Илфак абый һәйкәл куярлык кеше иде. Бик нечкә күңелле: үпкәләсә, чын күңелдән “бүселеп” үпкәли, шатланса, сабый бала кебек шатлана иде. Аның белмәгән нәрсәсе юк иде. Аның белән сәгатьләр буе тәмләп сөйләшеп була иде. Башка андый кеше юктыр бу дөньяда... Ятим иттең безне. Сагынабыз, юксынабыз...” – дип язган Айсылу.
 

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев