Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Бернигә дә карамастан Татарстан данын яктырта

Якташым Эльмира Кәлимуллина белән якыннанрак танышу максатыннан, 12 февраль “Маяковский” иҗат киңлегендә үткәрелгән очрашуга бардым. Аның турында моңа кадәр белмәгән шактый гынамәгълүмат туплау бәхетенә ирештем.

Күпләр Эльмира Кәлимуллина белән “Голос” проектыннан соң таныш. Татарстан данын яклап чыгыш ясаган җырчы кыз проектның финалисты исеменә лаек булды. “В горнице моей светло”, “Адажио”, “Is It a Crime”, “Lady Marmaladе”, остазы Пелагея белән “Cancao do mar” җырларын башкарып, меңләгән тамашачыларның күңеленә үтеп керде. Проектта катнашуының төп максаты дип, Эльмира үзен ниндидер экстрималь ситуацияләрдә сынап карау, җырчы буларак ачуны атый. Шулай ук, музыка өлкәсендә яңалык алу, талантлы җырчылар, артистлар белән танышу иде ди. “Заманында иң уникаль проект булды ул минем өчен. Үземнең иҗатымны, музыкаль материалымны башкаларга таныту, талантлы кешеләр белән танышу мөмкинлеге бирде. Бүгенге көндә Маргарита Позоян, Настя Спиридонова, Динә Гарипова белән еш аралышып торабыз. Концертлар, чыгышлар вакытында бер-беребезгә ярдәм итәбез. Әлеге проектка мин бик рәхмәтле”.

«Голос»тан соң, Эльмирага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. “Мондый исемгә лаек булу минем өчен бик зур дәрәҗә. Ул миңа Россия күләмендә генә түгел, дөньякүләм үткәрелгән чараларда Татарстан данын яклау мөмкинлеге бирә”, — дип шәрехли җырчы.

фото 2

Җырчы кызның музыкага булган мәхәббәтесабый чагыннан килә. “Өйдә һәрвакыт татарча җырлар җырлый идек. Әле дә хәтерлим, кечкенә радиобыз бар иде. Аннан һәрдаим Хәйдәр Бигичев, Әлфия Афзалова җырлары яңгырап торды”. Музыка белән бәйле тарих мәктәптә укыган чагында башлана. Шәһәркүләм, районкүләм конкурсларда, мәктәптә үткәрелгән марафоннарда катнаша. Җырлау белән берлектә, биергә дә бик ярата. Кайсы өлкәне сайлау соравы туа. Озак уйлап торырга туры килми. Гаиләсе яңа фатирга күчә. Музыка мәктәбе аларга якынрак булу сәбәпле, шунда йөри башлый. Ләкин биюне ташламый. Хәзер ул аның өчен хобби. “Бүген дә биим. Миңа калса, яхшы килеп чыга”, — дип елмая ул. Музыка мәктәбен ташлыйсы килгән чаклары да була. “Дүрт сәгать буе хорда җырлап йөргәнче, башка балалар белән чана шуасы килгәләде. Еш кына миннән һәрвакыт җырлап йөргәч, синең балачагың булмагандыр инде дип сораучылар булды. Ләкин тәгаен әйтә алам: балачагым да күңелле үтте, иҗат белән дә шөгыльләндем”.

Эльмира һәрвакыт үз көчен сынап карый торганнардан. Консерваториягә укырга керүе дә бик үзенчәлекле килеп чыккан. Нефтехимия институтына керергә документлар биргән кыз, Казанга җыр конкурсына бара. “Миннән кайда укырга керәсез дип сорагач, мин үземнең инде укырга керүем турында әйттем. Миңа консерваториягә керергә, тырышып карарга тәкъдим иттеләр. Анда әзерлек курслары бар, диделәр. Һәм мин тырышып, сынап карадым”(елмая).

фото 3 (2)

Эльмира җырлаудан тыш, кино өлкәсендә дә үзен сынап караган. Россия кино сәнгате турында ул мондый фикердә: “Голливуд киноларында махсус эффектлар күп. Шуның нәтиҗәсендә бик тәэсирле кино килеп чыга. Ә Россия актерлык мәктәбе, актерлары иң көчлесе, чыны. Безнең күңелләр гомумән башка”. Тиздән зәңгәр экраннарда “Алтын Урда” фильмын күрә алачыкбыз.

фото 4 (1)

Академ вокал юнәлешен тәмамлаган җырчы кыз Мария Каллас җырларын тыңларга ярата. “Ул минем өчен өлге булып тора. Аның иҗаты мине тынычландыра, илһамландыра. Шулай ук Рената Скотто, Чечилия Бартоли. Алар дөньякүләм танылу алган шәхесләр. Альбина Шаһиморатова иҗатына сокланам. Үзенең үҗәтлеге, таланты ярдәмендә, бернигә дә карамастан, дөньяның иң яхшы театрларында Татарстан данын яктырта” , — дип үз фикерен белдерә.

Яшь булуына карамастан Эльмира биек үрләр яулый, хыял-максатларын тормышка ашырып бара. “Чынга ашмаган хыялларым юк диярлек. Булган очракта да, аларга әһәмият бирмим. Димәк, миңа язылмаган, Аллаһ тәгалә мине нидәндер саклап калган дип уйлыйм.Аннан соң, барлык куелган сорауларга шунда ук җавап табу, нинди дә булса мәсьәләне чишеп чыгу мөмкин түгел. Моңа аерым бер вакыт кирәк. Сорауга җавап, хәтта, савыт-саба юып йөргәндә дә килергә мөмкин. Кайвакыт туктап, хәл алырга кирәк. Тукталыш – юлның бер өлеше дипюкка гына әйтмиләр. Уй-хыялларымны тормышка ашырырга әти-әнием, якыннарым нык ярдәм итә. Һәрвакыт аларның киңәшен истә тотып эш итәм. Тамашачылардан өйрәнәм. Иң мөһиме, ишетә, күрә һәм илтифат итә белергә кирәк”.

Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә вайнер һәм блогерлар зур популярлык казана. Һәркем танылу алырга тели. Кемгәдер охшатып видео төшерә, кемнедер кабатлап җыр җырлый. Музыка өлкәсендә үз образын тудырган җырчының моңа үз карашы бар:“ММЧда күргән образларны кеше еш кына үрнәк итеп куя. Үзе дә шундый булырга омтыла. Минем фикеремчә, үзеңне мондый шаблонга кертеп утыртырга кирәкми. Чын-чынлап үзең кызыксынган, үзең өчен файдалы булган эшчәнлек белән шөгыльләнергә кирәк”.

Хәзерге заманда күпчелек кешеләр һәрвакыт бер-берсен тәнкыйтьләргә, гаепләргә генә торалар. Аеруча җырчы һәм артистларны. Теге яки бу кешенең нинди дә булса өлкә белән кызыксынуы, шәхси  ихтыяҗлары ошамыймы, тәнкыйтьне көт тә тор. Үз фикерләрен өстен куеп, аны башкаларга “тагарга” торучыларга Эльмираның үз җавабы бар. “Без барыбыз да кешеләр. Ә мин кешеләрне бик яратам. Нинди юнәлеш сайлавына карамастан, мин һәрвакыт аларны хөрмәт итәчәкмен. Иң мөһиме, ул кешенең шәхси эше булсын. Ул аны башкаларга  бәйләмәсен, такмасын. Мисал өчен, минем татар җырына булган мәхәббәтем. Гомумән, башка төрле юнәлеш белән кызыксынган, башка өлкәдә кайнаган кешеләр минем иҗатымны ярата, хөрмәт итә. Һичшиксез, мин дә аларны яратам һәм хөрмәт итәчәкмен”.

Белгәнегезчә, Эльмира футбол буенча Дөнья чемпионаты посолы да. Сәламәт яшәү рәвешенең шәхси үрнәге булган җырчы, мәркәзебегә килгән туристлар, җанатарлар өчен спорт мәйданчыклары хакындасөйләячәге турында әйтте. Аның фикеренчә, иң мөһиме үз шәһәрең турында мәгълүматлы тулу, кунакларны спорт өлкәсе белән таныштыру, кызыклы фактлар сөйләү.

фото5 (2)

Җырчы үзенең планнары белән дә уртаклашты. “Классик вокал белән шөгыльләнә башладым. Бүгенге көндә бик күп җырлар яздыру өстендә эшлим. Әле шушы көннәрдә генә футбол буенча Дөнья чемпионаты өчен җыр яздырдым. Студия эшләре көтелә. Быел көз аенда яңа концерт планлаштырабыз. Татарстан һәм якын-тирә шәһәрләр буенча булачак. Самара, Ижау, Ульян шәһәрләренә баруны да күз уңында тотабыз. Яңа программада татар опера җырчыларының арияләрен башкарырга планлаштырам. Һәм, әлбәттә, оркестр булачак”.

 

Фотолар Эльмира Калимуллинаның Вконтакте битеннән

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев