Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Бүген җырчылар онлайн-концертлар марафонында сугыш еллары турындагы җырлар башкарачак

#айдадомой онлайн-концертлар сериясе кысаларында Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин, Фирдүс Тямаев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәдиф Кашапов, Ильяс Гафаров, ИлСаф, Винера Ганиева, Нурзадә чыгыш ясады инде.

Бүген Татарстан җырчылары өйдә изоляциядә утырган барлык кешегә теләктәшлек күрсәтү максатыннан, #айдадомой онлайн-концертлар марафонында сугыш еллары турындагы җырлар һәм шигырьләр башкарачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Онлайн-концерт бүген, 8 майда, 19.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы» ютуб каналында башлана. 

#айдадомой онлайн-концертлар сериясе кысаларында Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин, Фирдүс Тямаев, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рәдиф Кашапов, Ильяс Гафаров, ИлСаф, Винера Ганиева, Нурзадә, «Ямьле» вокаль төркеме, Зәринә Вильданова, CheekLaWeek ансамбле, шулай ук StandUp Club Kazan, Yummy Music: Malsi Music, Ilgiz, K-Ru резидентлары чыгыш ясады инде.

Онлайн-концертлар махсус санитар-эпидемиология режимы дәвам иткән вакытта даими рәвештә трансляцияләнәчәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев