Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Дилә Нигъмәтуллина эчендәге “әчесен” ничек чыгара икән?

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина тормышка кагылышлы кызык нәтиҗәләр чыгарган. Фикерләүнең агышы кешенең тискәре һәм уңай ниятләре, гамәлләре һәм әйткән сүзләре белән бәйле.

Инстадусларына эчендәгесе белән уртаклашып болай язган: “Бүген шундый кызык нәтиҗә чыгардым әле мин. Нишләптер уңай комментарийларны Директка күбрәк язалар, ә әшәкеләре пост астында күбрәк языла. Димәк , тискәре комментарийларны язган кеше башкалар күрсен өчен яза дигән сүз бит инде? Ничек дип уйлыйсыз?

Чөнки миңа “в личку” гына язса, ул үзенең максатына ирешмәячәк. Ә начар коммент язган кешенең максаты беләсезме нәрсәдә? Болай гына “тупо” җыелган эчендәге “әчесен” чыгару. Фото куйган кешегә түгееел. Ә гомүмән, чыгару.

Эх белсәләр иде алар , тискәре эмоцияләрне башкача да чыгарып була икәнен. Мәсәлән, тренажеркада грушаны кыйнасаң, яисә суга кереп чумып бер 2 км йөзсәң, бер дә булмаса урманга кереп каты итеп кычкырсаң бөтен начарлык чыгып бетә. Булыша, шәхсән бүген үзем тикшердем”.

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев