ЭЛВИН ГРЕЙ, ЧӘЧКӘ ҺӘМ БУЛАТТАН ЯҢА КЛИПЛАР
Элвин Грей, Чәчкә һәм Булат Нигъмәтуллинның өр-яңа клиплары дөнья күрде.
Элвин Грей "Уфтанма" җырына төшерелгән клибын чыгарды. Сюжеты мистик фильмнардан алынган, Радик - үзенчәлекле образда.
Җырчы Чәчкәнең "Нигә?" исемле җырына төшерелгән клибы табадан төште. Клипның төп гейролары - Чәчкә һәм хатлар.
Берничә көн элек "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булган Булат Нигъмәтуллинның да яңа клибы чыкты. Ул "Йөгерә елларым" җырына төшерелгән. Җырның авторы - Хәмид Маткәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев