Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Элвин Грейның кичәге матбугат конференциясендә ни өчен катнашмавы билгеле булды

Кичә Татарстан халыклары Дуслык йортында “Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе үтте.

Элвин Грейның, вәгъдә итеп тә, кичә журналистлар белән очрашуга килә алмавы аннан тискәре образ формалаштыруга нигез була алмый. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Дуслык күпере” һәм Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивальләренең PR-менеджеры Айбикә Фәттахова әйтте. Ул Элвин Грейның журналистлар белән билгеләнгән очрашуга килмәвеннән нигезсез нәтиҗәләр чыгармауны сорый.

Искәртеп үтәбез, кичә Татарстан халыклары Дуслык йортында “Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе үтте. Анда фестивальнең сопродюсерлары Рифат Фәттахов һәм Айдар Шәйдуллиннан тыш, танылган җырчылар Фидан Гафаров, Зәйнәп Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов катнашты. Танылган татар-башкорт җырчысы Элвин Грей “Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе спикерлары исемлегендә булса да, үзе килмәде. Катнашучылар аның йоклап калган булы мөмкинлеген фаразладылар.

“Элвин Грейның "Дуслык күпере"нә багышланган матбугат конференциясендә катнашуы хакында аның пресс-агенты белән сөйләштем. Ул: "Без ул көнне Казанда, матбугат конференциясенә килергә бик тырышабыз!" - диде. Спикерлар составына аның исемен кертүгә каршы булмады. Бер тапкыр конференциягә килә алмавы, аннан тискәре образ формалаштыруга нигез була алмый”, - ди Айбикә Фәттахова.

Айбикә Фәттахова Элвин Грей проектының миссиясе "Дуслык күпере" фестивале белән аваздаш дип саный: “Тегендә дә, монда да максат бер: буыннарны, милләтләрне иҗат аша берләштерү, - ди ул. - Аның безнең фестивальне ачып җибәрүе һәм ябылу тантанасында катнашуы белән без горурланабыз!"

Ярты гасыр татар һәм башкорт сәхнәсен тоткан Фидан Гафаров матбугат конференциясендә катнашу өчен самолет белән Уфадан Казанга махсус килгән иде.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X