Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Гөлназ Асаева яхшы килен булу серләрен ача?

Яшь җырчы Гөлназ Асаева тирәли кияүгә чыгу-чыкмау турында сүзләр йөри. Җырчының сөйгән яры бармы, яисә юкмы икәнен белдергән бернинди төгәл фактлар юк. Әмма Гөлназ һәрчак үзе дә туй, кияүгә чыгу темаларын рәхәтләнеп күтәрә. Мәсәлән, бу юлы ул үрнәк киленнең нинди булырга тиешлеген язган. Бу кияүгә чыкмаган кызлар өчен дә, инде тормышта булган ханымнарга да бик файдалы булырга тиештер.

 

“Һәр кыз баланың кайчандыр булса да туй күлмәге киеп, матур итеп кияүгә чыгасы киләдер…
Бер караганда талпындыра, бер караганда моңсу… Мин дә бу турыда куп уйланам, булачак иремнең гаиләсе миңа ничек карар? Кабул итерләрме? Миңа калса, кабул итү-итмәү барысы да кыздан тора.

Кайнанага, кайнатага гел ачык йөз күрсәтеп торсаң, төшкә тиклем йоклап ятмасаң, барлык эшне эшләсәң – бар да яхшы булыр дип уйлыйм. Нинди генә хәл булмасын, кайнана белән кайнатага зур хөрмәт күрсәтергә кирәк, шунда гына гаилә бәхетле була дип уйлыйм.

Яхшы, матур, акыллы киленнәр булырга насыйп булсын, кызлар! Иң мөһиме, кыз баланың күңелен кайтармагыз”, дип язган Гөлназ Асаева.

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев