Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Гүзәл, Салават Миңнеханов, Лейна, Мөнир Рахмаев Казанда хәйрия концертында чыгыш ясаячак

Бәйрәм вакытында хәйрия ярминкәсе эшләячәк.

16-нчы февральдә Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә хәйрия концерты узачак, анда Татарстан артистлары Гүзәл һәм Салават Миңнехановлар, Мөнир Рахмаев, Лейна, Роберт Ямгуров һәм Марсель Вәгыйзов катнашачак.

Концертта Казанның иҗат һәм спорт коллективлары, Беренче каналдагы «Лучше всех» тамашасында катнашучылар Оля Косарева һәм Ульяна Ложкина, яшь вокалчылар Ясминә Мөхетдинова һәм Айсылу Минневәлиева, гимнаст Самирә Әминова, «Кудрены» вокал проекты, скрипкада уйнаучы Алинә Зәкиева һәм вокалчы Лилия Ногманова чыгыш ясаячак. Шулай ук урта гасыр сугышы осталары, Айкидо академиясенең яшь спортчылары һәм Дарья Мамаеваның Фors бию студиясе артистлары чыгышлары да планлаштырылган.

Бәйрәм вакытында хәйрия ярминкәсе эшләячәк, анда кулдан эшләнгән курчаклар, бизәнү әйберләре, өй җиһазлары һәм йорт өчен декор сатып алырга мөмкин булачак. Барлык җыелган акчалар ТР «Балаларга» хәйрия иҗтимагый оешмасының «Хастаханә балалары» һәм «Ипотерапия» проектларына тотылачак.

Бәйрәм 10.00-нан 12.30-га кадәр Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча узачак. Керү ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев