Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Казанда чын гаилә концерты булачак

Халыкара “Татар Җыры”, “TMTV” телеканалы премияләрен, “Татарча Солянка” гала-концертларын оештырган “BarsMedia” продюсерлык үзәге менә инде дүртенче ел рәттән - “Балалы Солянка” проектын тәкъдим итә. Проект авторы, режиссер-сценаристы- Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова

“Балалы Солянка” - Татарстан Республиксында “гаилә концерты” форматында уздырыла торган бердән-бер чара. Күркәм гадәт буенча, hәр елның гыйнвар ахырында “Уникс” концертлар залы  “Балалы Солянка” гала –концертын үзендә кабул итә. Танылган җырчылар үзләренең балалары, энеләре, әниләре яисә әтиләре белән бер сәхнәдә чыгыш ясый. Сабыйлар әти-әниләренә ияреп дуэт җырларга, музыка уен коралларында уйнарга, биергә чыга, бөтенләй көтмәгән яңа яктан ачыла.
 
“Балалы Солянка” проекты аша тамашачы Гүзәл Уразованың ике кызы белән бергә җырлаганнарын күрә алды, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевның уллары әтисе репертуарыннан “Исәнмесез” җырын башкарды, Зөлфәт Зиннуров кызы танылган юморист Рамиль Шәрапов белән концерт алып барды. Шулай ук дүрт ел эчендә тамашачы зур сәхнәдә Булат Нигъмәтуллин һәм аның улын, Лилия Муллагалиеваның кызын, әтиле-кызлы дуэт Рөстәм һәм Гөлназ Асаевларны, Айдар һәм Айгизә Галимовларны, Закир Шаһбан һәм аның кызының искиткеч итеп скрипкада уйнавын, Бахларның бөтен гаиләләре белән чыгыш ясауларын зур кызыксыну белән күзәтте.
 
“Балалы Солянка” гала-концерты быел 27 гыйнвар көнне “Уникс” концертлар залында узачак. Тамашачы зур сәхнәдә Ландыш һәм аның балаларын, Иркә һәм аның кызларын, Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдиновларның улларын, Закир Шаһбан һшм аның кызын, Дилә –Булат Нигъмәтуллиннарның балаларын, Хәмдүнә Тимергалиеваның бертуганының улы белән дуэтын, Рифат Зарипов һәм аның улын, Г.Камал теарты актёрлары Люция Хәмит ,Әсхәт Хисмәтнең балалары чыгышларын, Ләйсән Гыймаева һәм аның кызларын һәм тагын бик күп популяр җырчыларны күрә алачак.
 
Концертта гаилә җылылыгы бөркелеп торсын өчен алып баручылар сәхнәдәге  диванда әвәрә киләчәк. Быел алып баручылар ролендә Гөлназ Сәфәрованың улы –Айдан, Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы –Ләйлә, Раяз Фасыйховның кызы –Венера һәм тагын берничә бала булыр дип көтелә. Ә балаларны көйләү,тәртипкә салып тору, алар белән ихластан аралашу һәм концертка юмор өстәп тору бурычын Рамил Шәрапов үз өстенә алды.
 
“Балалы Солянка” – ул гадәти концерт кына түгел, ә безне берләштереп, җылытып торучы гаилә бәйрәме дә. Шуңа да әлеге тамашага бер дә шикләнмичә балаларыгызны, тормыш иптәшләрегезне, дәү әти-дәү-әниләрегезне, дусларыгызны алып килегез hәм рәхәтләнеп ял итегез.

http://www.bars-media.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев