Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

«Манзара» премиясе лауреатлары Рәмилә һәм Рәзилә Батыроваларның яңа клиплары дөнья күрде (ВИДЕО)

Татар эстрадасының кабатланмас игезәк дуэты - Рәмилә һәм Рәзилә Батыровалар тамашачыларга өр-яңа клипларын тәкъдим итте. “Ашкынма йөрәк” җырына клипны PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе төшерде.

20 нче гыйнвар көнне “Пирамида”да узган “Манзара” премиясен тапшыру тантанасында катнашып, җырчы кызлар “Манзара” музыкаль премиясе лауреатлары исеменә лаек булды.

Билгеләп узарга кирәк, тантанада бары Рәмилә Батырова гына чыгыш ясады, чөнки Рәзилә берничә көн алдан әни булу бәхетенә иреште. Хәзер игезәк дуэтның икесе дә кыз бәби үстерә.

Яңа клипның премьерасы GONGTV спорт һәм музыка интернет-каналында.

Фото: скриншот

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев