Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

“ПИРАМИДА” СӘХНӘСЕНДӘ КӨРӘШЧЕЛӘР ДӘ ЧЫГЫШ ЯСЫЙ

Татарстан журналистлар берлеге пресс-залында “Манзара” спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясе узды. 20 нче гыйнварда “Пирамида” күңел ачу комплексында үтәчәк зур чараның төп үзенчәлеге – җырлы тамаша белән беррәттән көрәш бәйгесе уздыру.

Музыкаль премиягә дәгъва кылучы 34 номинант белән бергә “Манзара” спорт премиясе өчен республиканың 41 Сабантуй батыры бил алышачак. Татарстан Сабантуйларының абсолют батырын ачыклаган бәйге сәгать 10да башланып китә. Ә җыр бәйрәме һәм төп батырны ачыклау “Манзара” премиясенең гала-концерт һәм суперфинал өлешенә билгеләнгән. “Пирамида” сәхнәсендә концертлар уздыру гадәти хәл, әмма дәрәҗәле залда көрәш бәйгесе үткәрелгәне әле юк иде. Бу – көрәш һәм татар эстрадасы тарихында беренче шундый чара.24

Эстрадабызның танылган җырчылары да тантанага ел буе әзерләнүен белдерде.

“Бу премиягә өч көн эчендә әзерләнеп булмый, без ел күләмендә эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрсәтәбез. Быел премиядә тәкъдим ителәсе клип та тамашачы тарафыннан бик каты эмоцияләр белән кабул ителде. PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе белән төшерелгән “Юк, кирәкми” клибы турында матбугатта да, шәхсән үземә дә язучылар күп булды. Шуңа да чыгышка тагын да күбрәк көч куеп әзерләнәбез. Татар эстрадасында премияләр күп, әмма алар барысы да бер юнәлештә. Ә “Манзара” премиясе безнең милли спорт төрен һәм җыр сәнгатен берләштереп торучы бердәнбер зур проект”, — дип белдерде танылган җырчы Алинә Сафиуллина.3

Быел үз концертларын куючы “Манзара” музыкаль премиясе лауреатлары һәм быелгы номинантлар Фәрит Низамиев һәм Раил Рамазанов та тантанада чыгыш ясау һәм лауреат исеме йөртү иҗатларына көчле этәргеч бирүе хакында сөйләде. Раил Рамазанов өр-яңа клибын нәкъ менә “Манзара” премиясен тапшыру тантанасында беренче тапкыр тамашачыга күрсәтәчәк. Артистлар үзләре дә мондый зур чараның зур кызыксыну уятканы турында әйттеләр.

Гомумән, 20 нче гыйнварда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак «Манзара» спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасында көрәш сөюче һәм җыр-моңны үз итүче тамашачыга тулы күләмдә грандиоз шоу әзерләнә.

1

Фото: Сергей Туганов

http://gongtv.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев