Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Резидә Кадыйрова: “Кайда акча эшләүче ирләр?! Без өйдә генә утырыр идек...”

Резидә Кадыйрова 1982 елда Казан шәһәренең 98 мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. 1996 елда исә укытучылыктан китеп җыр дөньясына күчә.

 

– Резидә, иренеңне ал төскә катырак буягансың түгелме?

– Мин яратам ал төсне.

– Нинди акчага яшисең?

– Бераз бизнесым бар.

– Нинди?

– Әйтмим әле.

– Казлар, үрдәкләр үстереп сатасыңмы?

– Үстермим, эшләмичә генә акча алып ятам хәзер.

– Ни өчен укытучы булып кына эшләмәдең?

– Укытучылыктан җыр дөньясына үкенечтә калмасын дип киттем. Хулиган укучылар мине бик ярата иде, чөнки һәр баланың хәленә кердем. Башта гаилә хәле белән таныша идем. Кемнеңдер атасы эчкече, бала төне буе йокламыйча мәктәпкә килгән. Укучыларның өйдәге тормышларын да аңларга тырыша идем. Балаларга “икеле” куймадым. Илнур исемле укучым бар иде, әтисез үсте. “Өчле”гә генә укыды. Беркөнне шуның белән очраштык. Үз фирмасын ачкан. Ресторанга алып керде. 

– Хыялыгыңдагы ир очраса, аңа кияүгә чыгар идеңме?

– Акыл хәзер алданрак йөри, үзем турында гына түгел, балалар турында да уйлыйм. Алар ул хыялдагы кешене ничек кабул итә бит әле, алар моңа кул куймас. Әле ул хыялдагы кеше яши башлагач үзгәрә, кимчелекләре күренә башлый. Ир затларына ышанмыйм, күбесен хөрмәт итмим.

– Ник?

– Авыр хәлдә калдырганнары булды. Күбрәк хатын-кызларны хөрмәт итәм. Бу тормышта авырлыкны күбрәк үз өстебезгә без алабыз: балалар үстерү, өйдә тәртип булдыру, акча эшләү дисеңме... Ирләр бик җиңелчә яшәргә ярата. Кайда акча эшләүче ирләр?! Без өйдә генә утырыр идек... 

– Сафлыкка ничек карыйсың?

– Сафлыкны югалту безнең өчен тормыш беткән кебек иде. Әти-әни шулай тәрбияләгән чөнки. Бүген сафлык әллә бар, әллә юк. Бер кыз саф килеш тормышка чыкты: “Резидә апа, ул хәзер модада түгел икән. “Син беркемгә дә кирәк булмагансың икән”, дип әйтте ирем”, – диде.

– Үзең турында соңгы вакытта нинди гайбәт ишеттең?

– Син ирең белән аерылдыңмы әллә, дип сорыйлар. Үзем дә аптырыйм. Рөстәм Закировның хатыны Люция: “Резидә апа, Данис абый белән аерылдыңмы әллә?” – ди. Дөрес сүз түгел бу! “Кадеремне белмәдең” дигән җыр җырлагач шундый гайбәт чыкты микән әллә...

Фото: http://tataram.ru

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев