Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эстрада

Ришат “Канәгатьләндерелмәгәнлектән” флешмобы белән татарларның телләрен тешләтеп тарихта калды [видеолар]

Ришат Төхвәтуллин Инстаграмы аша үзе дә сизмәстән сентябрьнең милли флешмобын таратуга сәбәпче булды. Әлеге эстафета татарларның телләрен тешләтеп тарихта кала.

Җырчының “Канәгатьләндерелмәгәнлектән” дип кат-кат кабатлаган сүзе интернетчыларның теленнән төшми. Эстрада йолдызлары, театр артистлары, сәхнәдән бик ерак торучы гап-гади кешеләр соц.челтәр аша бер-берсенә флешмоб эстафетасын тарата. Берничә видеоны сез дә карап үтегез:

 

Ришат Төхвәтуллинның концертлары дәвам итә. Җырчы яңа сезонның иң беренче премьерасын – Венер Фаттахов сүзләре, Мурат Гайсин көенә язылган  “Сина барам” җырын да тәкъдим итте. Шулай ук аның сеңлесе белән җырлаган җыры Татар тудей Инстаграмында меңләгән караулар җыйды.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев